Әбиемнең бишек җырларында Тукай моңы.
Әбием мине кочагына ала да, сак кына тирбәтә:
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем,
Сиңа теләк теләрем,
Бәхетле бул, диярем...
Мин шушы көйгә рәхәтләнеп йокыга талам, күзләрем үзләреннән-үзләре йомыла. Әбием мине әнә шулай итеп, бишек җырлары җырлап кына кадерләп үстерде. Ул миңа һәрвакыт төрле әкиятләр сөйли, мәктәпкә озата һәм каршы ала иде. Тик ни кызганыч, узган ел без аны, көтмәгәндә, мәңгелеккә югалттык. Без аны бик сагынабыз, юксынабыз. Искә алып сөйләрлек хатирәләр әбиемнән бик күп калды, шуларның берсе – бишек җырлары.
Мәктәптә укый башлагач, нәкъ шушы бишек җыры белән мин шәһәркүләм үткәрелгән “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,
Нәкъ шул булыр синең бүләгең”, - дип исемләнгән бәйгедә катнаштым. Шул вакытта мин бу җырның сүзләрен Габдулла Тукай язганын, ә көе халыкныкы икәнен белдем.
Бу шигырьне язганда Тукайга ничә яшь булган? Бу кызыксыну мине төрле эзләнүләргә этәрде. Әнием белән китапханәгә барып шагыйрьнең шигырьләр китабын алдык. Шагыйрьнең “Бишек җыры”н 1909 нчы елда язганлыгын белдем. Бу шигырен язганда аңа бары тик 12 яшь кенә булган икән бит! Әз генә миннән олырак!.. Моны белгәч, нык гаҗәпләндем.
Кечкенә Тукайны күз алдыма китерәм дә, аны үзем белән чагыштырам. Ничекләр генә әти-әнисез, әбисез яшәде икән дип уйлыйм. Чөнки әбиемне югалтуны мин бик авыр кичердем. Әбием турында искә төшүгә, әле дә күзләремнән яшь тамчылары тәгәрәргә генә тора... Мине әнием юаткан була, ә үзенең күзләрендә дә яшь тамчылары ялтырый. Шунда кечкенә Тукайның беркеме дә булмаганлыгын уйлыйм да, аны шулкадәр жәллим, мина куркыныч булып китә. “Аллага шөкер, минем әти-әнием, апам, абыем бар”, - дип сөенәм. Алар белән бергә яшәве шулкадәр рәхәт, күңелле бит!
Җир йөзендә бер генә бала да ятим үсмәсен! Кечкенә Тукай кебек беркем дә интегеп яшәмәсен! Моңлы бишек җырларын тыңлап, әниләренең, әбиләренең кайнар кочагында татлы йокыга талсын!
Минем нәни күңелем әнә шуны тели.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шайдуллина Аделя Раилевна |
2 “Е” |
г. Нижнекамск, МБОУ «Гимназия № 32», |
Хафизова Илхамия Муллануровна |
Литературное творчество - эссе |