| МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Ишмуратова Лилия Наилевна (Воспитатель) | Литературное творчество – стих |
Республиканский открытый конкурс творчества
“Тукай безнең күңелләрдә” – “Тукай в наших сердцах”
Номинация
Литературное творчество – стих
Тукай язы, дибез, язлы Тукай
Тукайлы яз... дисәк дөресме?
Апрельне мин гади генә итеп
Әйтер идем - Тукай дәресе!
Күктә кояш күзен кыса, әнә
Тамчы җырлый: тып та тып...
Күңел капкаларын киереп ачкан
Яз җилләрен булмый туктатып.
Хәтер кайта ачык капкалардан
Хәтер кирәк бүген барларга
Кара такта, акбур кирәк бүген
Тукай исемен зурлап язарга.
Кирәк түгел, хәтер – процессорлар,
Интерактив такта, клавиатура...
Бүген Тукай үзе дәрес бирә
Китап тотып түрдә утыра:
“Шул вакытта мин кулыма китап алам
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шуннан җаным тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам...