«Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
Крындинская начальная общеобразовательная школа»
ТУКАЙНЫ ИСКӘ АЛЫП...
Гәрәева Ләйсира Ринат кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы.
2017 ел
Тукайны искә алып...
Габдулла Тукай! Халкыбызның сүнмәс йолдызы... Әлеге исемне ишетү белән күңелемдә күпме хис-тойгылар уяна. Әле алай гына да түгел, “И туган тел, и матур тел” шигырен көйгә салып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүем хәзер дә исемдә. Шушы көйне күңелемнең түренә салучы беренче укытучым Асия апа Корбангалиева булды. Мин дә аннан үрнәк алып, хәзерге көндә башлангыч сыйныф укытучысы буларак , укучыларымда Тукай иҗатына мәхәббәт уятырга тырышам. Алар белән бергә шигьри сәхифәләр, Тукайны искә алу кичәләре уздырабыз. Шушы бәйрәмнәрдән соң балалар туган телен яратырга, Ватаныбызны сакларга, туган илгә тугры булырга өйрәнерләр дип ышанып калам.
Габдулла Тукайны халкыбыз һәрвакыт күңел түрендә саклый. Ул безне һәм дә безнең балаларыбызны акыллы, тыйнак, кешеләргә карата гадел булырга өйрәтә. Туган илебезнең табигатен, анда булган барлык җан ияләрен, тереклекне яратырга өнди. Нинди генә шигырен укыма, хәтердә калырлык, кечкенәләргә дә, өлкәннәргә дә анлаешлы, гади итеп язылган. Бу шигырьләр һичшиксез әдәплелеккә, бөеклеккә өнди! Аларны беркайчанда онытырга ярамый дип уйлыйм мин.
“Әнкәй сүзе керсә анам сөте белән,
Туган телем керде синең шигрияттән.
“И туган тел, и матур тел”не көйлимен
Бар сафлыгың керә миңа хөррияттән!”- дип яза танылган язучы Габдулла ага Галиев шигырьләренең берсендә.
Әйе, Тукай иҗаты могҗизалы бер серле ил кебек. Ул гел үзенә ничектер чакырып торган шикелле. Аның әсәрләре, әкиятләре, шигырьләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч. Укыган саен гел укыйсы килеп тора. “Һәр татарның йөрәгендә – үз Тукае” дип тиккә генә әйтмиләр инде. Кемнәрдер аңа карап соклана, кемнәрдер аны үрнәк итеп бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә, ә кемнәрдер аңа багышлап шигырьләр иҗат итә. Мин дә шушы иҗади эшемне түбәндәге шигьри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Бөек Тукай теле - татар теле,
Безнең милләтебез билгесе!
Шушы телне әгәр онытмасак
Мәңге булыр халкым ирекле!
Туган телем, гомер юлларымда
Гел таяныч булып барырсың.
Без Тукайлы халык, данлы халык!
Син тарихта мәңге калырсың!