Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
37 урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Тема: «Бүгенге сәнгатьтә Г.Тукай образы»
10 нчы “а” сыйныфы укучысы
Хәйретдинова Адилә Рәмис кызы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәлиуллина Гөлназ Вәсим кызы
Яр Чаллы
2017
Эчтәлек:
- Кереш..........................................................................................................1
- Төп өлеш
Тукай театрда......................................................................................3
Тукай сынлы сәнгатьтә........................................................................6
- Йомгаклау.............................................................................................8
- Кулланылган әдәбият..........................................................................10
Тукай театрда.
Тукай образы Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә өч тапкыр – 1939 нчы елның 18 сентябрендә, 1961 нче елның 26 апрелендә һәм 1986 нчы елның 26 апрелендә – күтәрелә. Шуларның баштагы икесе Әхмәт Фәйзи иҗаты ярдәмендә, аның «Тукай» трагедиясе нигезендә тормышка ашырылган. Режиссер Ширияздан Сарымсаковның истәлекләреннән күренгәнчә, «Тукай» трагедиясенең беренче варианты 1938 елның җәендә язылып бетә. Әсәрне авторның Түбән Ослан авылындагы дачасында дуслары Ш.Сарымсаков, Шәриф Камал, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат җыелып укыйлар.
Дусларының хәер-фатыйхасын алгач, автор трагедияне шул ук елның көзендә
Татар Дәүләт Академия Театрының художество советына илтеп бирә. Театрның ул еллардагы төп режиссеры Ширияздан Сарымсаковның сүзе советта шактый үтемле санала. Озак та үтми әсәр, репертуарга алынып, эшләнә дә башлый. Репетицияләр башланыр алдыннан Тукайны күргән-белгән кешеләр, аның иҗатташлары, замандашлары белән очрашулар уздырыла. Очрашуларда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында яңа детальләр, әһәмиятле фактлар ачыклана. Автор һәм режиссер өчен бигрәк тә Шиһаб Әхмәровның истәлекләре кыйммәтле тоела. Ул сөйләгәннәрдән чыгып пьесага яңа төсмерләр өстәлә, персонажларның характерлары, образлар аныклана. Истәлекләр Тукайның яшәү рәвешен, фикерләү, иҗат итү ысулының үзенчәлекләрен ныграк төшенергә, ачыграк аңларга ярдәм итә.
1939 нчы елның 23 мартында «Тукай» трагедиясе Язучылар берлегенең
башлангыч партия оешмасы ачык җыелышында укыла. Фикер алышуларда
Әхмәт Фәйзинең зур һәм җаваплы материалны уңышлы рәвештә җиңеп чыгуы, «Тукай» әсәренең тарихи кыйммәткә һәм поэтик биеклеккә ия булуы
билгеләнеп үтелә. «Тукай» спектакле турында вакытлы матбугаттагы иң беренче мәкалә 1939 нчы елның 26 мартында чыга. «Шагыйрь Әхмәт Фәйзи, - диелә «Кызыл Татарстан» газетасында, - … зур һәм җаваплы материалны алып, аны һәм аңа бәйләнешле булган тарихи чорны нык кына өйрәнеп, «Тукай» дигән трагедия язган. «Тукай» трагедиясе Татар дәүләт академия театрында куелу өчен хәзерләнә башлады. Аны театрның төп режиссеры иптәш Ш.Сарымсаков куя».
Татар дәүләт академия театры коллективы «Тукай» трагедиясенең беренче вариантын бер ел эшли. Бу факт үзе генә дә коллективның Тукай образын иҗат итүгә никадәр җаваплы килүе турында сөйли. Ул елларда спектакльне күп дигәндә ике-өч ай гына эшлиләр. Ә бу юлы – аз да түгел, күп тә түгел төгәл бер ел вакыт.
Тукай образы Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә кабат 1961 елның 26 апрелендә күтәрелә. Бөек шагыйрьнең тууына 75 ел тулу көнен каршылау өчен театр коллективы яңадан Әхмәт Фәйзинең «Тукай» трагедиясен сайлый. Ике ел элек, төгәлрәк әйтсәк, 1959 елның 23 апрелендә И.Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасы театрда тикшерелеп, репертуарга кабул ителгән була. Тик тантана якынлашкан көннәрдә беренчелек Ә.Фәйзи әсәренә бирелә.
Г.Камал исемендәге театрның художество советы утырышында трагедиянең
ике вариантын бер итеп эшләү турында сүз алып барыла. Әлеге фикерне
режиссерлар фикеренчә, трагедиянең һәр ике варианты төгәлләнгән,
мөстәкыйль сәхнә әсәре һәм аларның художество структурасын җимереп
өченче пьеса тудыру мөмкин эш түгел. Юбилей көннәренә нәкъ алты ай кала
барган бу утырыш ахыргы сүзне әйтүне спектакльне куярга билгеләнгән
режиссер Г.Юсупов ихтыярында калдыра. Куелырга тиешле вариантны ул
сайларга, төп рольләрне Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге театр студиясен
тәмамлап килүче яшьләр башкарырга, аларга ярдәмгә театрның урта һәм өлкән
буын осталары билгеләнергә тиеш була.
Бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулган көннәрдә Татар дәүләт Академия театры коллективы Тукай образына яңадан әйләнеп кайтты. Бу юлы инде зур сәнгать әсәре туу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар кебек. Тетрны әйдәп барган драматург язган пьесаны республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә танылу алган режиссер куя, коллективның иң көчле артистлары уйный.
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышлап спектакль тудыру, аның образын иҗат итү гаять зур көч, җитдилек, катлаулы һәм системалы эш һәм, ниһаять, шагйырьгә, аның иҗатына, гомумән, поэзиягә олуг мәхәббәт сорый. Ул эш ашыгу-каблануны да, игътибарсызлыкны да, ниндидер конъюнктура таләпләрен, тар социологик установкалардан чыгып якын килүне дә кичерми. Тукай – гомумкешелек шагыйре. Шунлыктан аның образы, иҗаты һәм тормышы гомумкешелек кыйммәте принципларыннан чыгып бәяләнергә, сәхнәдән күрсәтелергә тиеш тә.
Тукай образы сынлы сәнгатьтә.
Тукайның гажәеп зур шигъри дөньясы халык иҗатына, мифологиягә, фольклорга, әкиятләргә, бәетләргә таяна. Тукай халыкның бу зирәклеген аңа гына хас булган нәфислек, юмор, эчке җылылык белән бик нечкә һәм табигый рәвештә кабул итте. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш", "Казан һәм Кабан арты", "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" поэмаларында күпме әкияти тылсым! Аның күләме буенча зур булмаган әсәрләре искиткеч күп һәм тирән эчтәлекле, шигырьләрендә — зирәклек, үткен акыл, чиксез хыял; типажлар образлы рәвештә ачылган, чорга һәм характерларга төгәл сыйфатлама бирелгән. Сәләтле рәссамнар өчен бу темалар һәм сюжетлар җыелмасы саекмас илһам чишмәсе булып тора.
Харис Якупов истәлегеннән: «Әнием Тукайны күреп белгән. Мин рәссам булгач, шагыйрьнең рәсемнәрен ясаганда, әнидән тасвирлап бирүен сорый идем: нинди кеше иде ул дип. Аның аксыл сөйкемле йөзле, урта буйлы, ябык сынлы булуын, үзен бик тә гади тотуын, ләкин кешеләр арасында бик ачылып китми торган егет икәнен сөйли иде әнием. Инде танылган шагыйрь булгач та ул малайлар белән кузна уйнап йөргән, алар белән Кабан күлендә су коенган. Әни, башка кешеләр сөйләвен хәтерләп, Габдулла артык кәефләнеп киткәндә шундагы стенага шигырьләр яза икән дә, танышлары аларны кәгазьгә күчереп алып, икенче көнне үзенә тапшыралар икән, дип тә сөйләгән иде...Тукайны белгән кешеләрнең әйтүенә караганда, бәлки шушы авыр тормышта үскәнгә, үзе дә һәм аның шигырьләре дә халык моңнары белән сугарылгандыр. Ул халык авыз иҗатын яхшы белгән, аңар таянып күп әсәрләрен язган. Милли көйләрне һәм моңнарны, «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», «Ашказар»ларны бик яраткан. Кайбер борынгы көйләргә сүзләр дә язган. Үзе дә моңлы итеп җырлаган диләр. Гомумән, Тукай сәнгатьне бик зурлаган, хөрмәтләгән. Шигърият, җыр, музыка, театр һәм рәсем сәнгате – алар туганнар шикелле, бер-берсе белән бик тә якын... Бөек шагыйрь дә безнең бистә малае булган дип горурланам мин. Аның сукмакларыннан без дә йөргәнбез бит, шунлыктан ул күңелгә тагын да якынрак булып сизелә...».
«Беренче мәртәбә Тукайның «Шүрәле»сенә һәм «Су анасы»на рәсемнәрне мин унбиш яшьләрдә ясап карадым. Аннары сәнгать училищесына укырга кергәч тә кабат эшләдем, аларга укытучыларым ярыйсы гына уңай бәя биргәннәр иде.
“Шул ук елны мин Габдулла Тукайның иң яхшы портретына Татарстан
Министрлар Советы игълан иткән конкурста катнаштым. Минем «Китап»
исемле девизлы картинама беренче урын һәм ун мең сум акча бирелде. Ә
Тукайның 100 еллыгына мин тагын бер әсәр – «Шагыйрьгә истәлек»дигән картина иҗат иттем. Ул Мәскәүдә Россия, Бөтенсоюз һәм Сәнгать Академиясе күргәзмәләрендә күрсәтелде. Әле дә истә, Румыниянең даһи рәссамы Корнелиу Баба аңар зур бәя биреп: «Бу әсәр миңа ошый », - дигән иде. Нәрсәсе белән ошый ул, дип сорау бирделәр. «Сез хәзерге көнбатышта булмаган як белән аерылып торасыз – көчле, таза рухлы халыкның рәссамнары сез һәм бу сезнең иҗатыгызда күренеп тора», - диде ул. Рәссам совет рәсем сәнгатенең бөтен дөнья мәдәнияте өчен әһәмияте бик зур икәнлеген шулай раслаган иде...
Тукайның күп шигырьләренә һәм әкиятләренә мин рәсемнәр ясадым. Алар
Казанда күргәзмәләрдә дә күрсәтелде. Аның иҗаты рәссамнарны рухландыра,
безгә илһам бирә... Ул да бит безнең Яңа бистәдә яшәгән, монда мәңгелеккә
үзенә юл әзерәгән. Иҗатта Тукай булырга, тормышта аның омтылышлары
белән ашкынырга кирәк дип эчтән генә уйлый идем мин...”,- дип яза Харис Якупов.
Тукайның шигъри дөньясы сынлы сәнгатьтә төрле жанр һәм стильдәге әсәрләр тудыруга этәргеч булды. Безгә Тукай образы аз санда гына булса да, сакланып калган фотосурәтләр аша килеп җитте. Ул аларда һәрвакыт уйчан, ә сагышлы күзләренең карашы бары тик үзенә генә мәгълүм булган ераклыкка төбәлгән. Матур, нәфис йөз чалымнары бик таныш... Менә ул дуслары арасында, монда аны “Сәйяр” театр труппасы әгъзалары чорнап алган, ә менә монысы аның соңгы көннәре – Тукай хастаханәдә.
Бүгенге көндә Тукайның иҗаты рухландырган рәссамнарыбыз: Зөфәр Гыймаев, Әмир Арсланов, Ильяс Айдаров, Байназар Әлменов, Әнәс Юлдабай.
2006 елда, шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңае белән, Санкт-Петербург милли мәдәни тормышында мөһим бер вакыйга була: шәһәрнең Петроград
тарафындагы бер скверында бөек Тукайга һәйкәл ачыла. Бу төньяк башкалада матур бер башлангычның тууына китерә: инде менә ничәнче ел Тукай
көннәрендә шәһәр һәм өлкәнең татар җәмагатьчелеге һәйкәл янына җыела.
Тукайны искә алу төрле формаларда башка урыннарда да уза. Безнең Яр Чаллы шәһәрендә дә Бөек Тукайның 125 – еллыгына һәйкәл ачылды. Ул һәйкәл янына без ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән барабыз, чәчәкләр куябыз. Һәм ирексездән шигъри юллар искә төшә:
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең туган телеңне.
Тукай исән, җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Газраилләр юкка сөенгәннәр,
Карап шагыйрь яткан табутка
Аерылгысыз тоташ бер көч булып
Җаны яши аның халыкта.
Киләчәкне күреп бара шагыйрь
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.
Кулланылган әдәбият:
- 1. “Казан утлары” журналы, №4, 2009 ел;
- 2. “Татарстан” журналы, №5,№6, 1995 ел;
- 3. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова “Татар балалар әдәбияты”, 2003 ел;
- 4. Х.Якупов “Рәсем – мәхәббәтемдер минем!”;
- 5. Г.Тукайга багышланган Интернет- портал.