БезТукай оныклары
Кырлай якларына килсәң,
Үзең кереп күр әле,
Караңгы урман эчендә,
Яши ди бер Шүрәле.
Азмы-күпме акыл бармы?
Әллә шыр тиле, юләр,
Былтыр кулы кыстырылды,
Әле дә елый диләр.
Халык әйтә,тик беркем дә
Аңа якын килмәсен,
Сак була күр,ул хәйләкәр,
Кытыклап җибәрмәсен.
Ә алдаса,кытыкласа,
Кызыгы шул,белерсең,
Әйтерләр бу тиле-миле
Гел елмаеп йөрерсең.
Кичке миңгер,айлы күктә
Чулпан-йолдызы күренсен,
Шул мизгелдә,күл буенда,
Су анасын күрерсең.
Куркып калма,кылтырама,
Кул биреп күрешерсең,
Алтын тараган югалткан,
Кайгысын бүлешерсең.
Хатын-кыз бит,әдәпле бул,
Саубуллашып китерсең,
Бара-тора,шыгыр-шыгыр,
Бер тавыш ишетерсең.
Бу бит Гали,арба тарткан,
Печән тулы әрҗәсе,
Кучер булып утырып кайта,
Якын дусты-кәҗәсе.
Тукайның шигъри юллары,
Сөрләре,кызыклары,
Яратып укуйбыз аны,
Без Тукай оныклары.
Нурлат гимназиясенең 8нчеА сыйныфы укучысы
Кабирова Алисә
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Кабирова Алиса Наилевна |
8 |
МАОУ “Нурлатская гимназия имени Героя Советского Союза Михаила Егоровича Сергеева” |
Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна |
Литературное творчество |