Тукай безнең күңелләрдә
Кечкенәдән хәтеремдә
Бер бик матур китап бар иде киштәбездә.
Ул китапның, һич онытмыйм, һәр бите рәсем иде,
Ул Шүрәле, Су Анасы дисеңме, җен-пәриләр анда шактый иде.
“Зурмы?” – дисәң, зур түгелдер, ул китап бик кечкенә,
Ләкин эче тулы хикмәт, әкият, гаҗәп инде менә!
Әнкәй һәр кич бик кадерләп ала иде аны,
Миңа укый иде.
И сөенә идем шулчак мин дә -
Сабый бала инде!
“Гали белән кәҗә”, “Ак бабай”ны яттан белдем,
Тукай белән кечкенәдән горурлана килдем!
Бераз үсә төшкәч, “Туган тел”не мин җырладым,
“Бәйрәм бүген” шигыре белән бәйгеләрдә җиңдем!
Инде менә Тукай артыннан ияреп,
Бераз сызган, язган идем,
Аңа булган хөрмәтемне җиткерергә
Мин ашыккан идем.
Тукай безнең күңелләрдә!
Шулай булды, шулай булыр!
Әле бик күп буын аннан җанга рәхәт алыр!
Тукай тормыш барышында безне озата барыр,
Аның мәшһүр исеме тарихта мәңгегә калыр!
Гобәйдуллин Азат, Әлмәт шәһәренең МАББУ “Лицей-интернат №1» 7 В сыйныфы Руководитель: Загидуллина Айгуль Гамиловна