| Кәримова Сөмбел Надировна |
5 класс | МБОУ “Ямашевская ООШ” | Кәримова Ләйсән Гусмановна | “Литературное творчество”
|
Тукайга мәдхия
Кырлай ягы, данлы Казан арты, Белә сине барлык дөнья халкы. Чөнки синдә Тукай туып-үскән Шигырьләрен безгә бүләк иткән.
“Шүрәлесен”, “Су анасын” әле дә Кызысынып укый һәр бала. Моңлы “Туган телен”, “Бишек җырын” Сабый тирбәткәндә җырлый ана.
Үз Тукаен искә ала халкым Кошлар кайткач, ямьле язларда. Киткәненә ничә еллар инде Ә йөрәктә яши һаман да.