| Елабуга, Гимназия №1Центр национального образования | Козырева Н.Н. АхметоваР.Р. Васылова А.Д. | Литературное творчество (урок) |
И туган тел, и матур тел!
(мәктәпкәчә хәзерлек төркеме балалары белән Г.Тукайнын туган көне бәйрәм итү программасы)
Зал бизәлеше түрдә Г.Тукай портреты. Ул чәчәкләр һәм гөлләр белән бизәлә.Алгы планда болын һәм урманны хәтерләткән урын эзерләнә. Залнын бер ягында китаплар,карандашлар,сумкалар куелган өстәл. Магнитофон язмасында “И туган тел” көе янгырый.
Тәрбияче: Нинди таныш моңлы көй бу?
Тукай җыры “Туган тел”.
Истән бердә чыкмый торган
Халык көе “Туган тел”.
Әйе, Сөекле Тукаебызны беркайчан да да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз,зуррлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәтәбез.
Сәхнәгә Күбәләк(күбәләк булып киенгән кыз бала) “Очып” керә. Анын артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында “оча”. Кыз аны куып тота.
Кыз: Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.
“Бала белән күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре,З.Хабибуллин көе) башкарыла. Кыз урман аланының матурлыгына сокланып йөри.
Кыз: монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.
Нәни кыз музыка астында,җырлый-җырлый, җиләк җыя.
Кыз: Җиләк җыям чиләккә
Дәү әнигә бүләккә.
Ул бүләккә шатланыр
Мине тагын яратыр!
Йөгерә, йөгерә мин җыям
Чиләккә салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр
Дәү әнием шат булыр.
“Бүләк җыры” башкарыла. Җыр тәмамланганда залга,үкереп Шүрәле керә. Кыз, куркып агачлар артына кача,карап тора.
“Шүрәле биюе” башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар артындагы кызны күреп ала, янына килә.
Шүрәле: Әй сылу кыз, кил әле!
Бер биеп күрсәт әле!
Кыз: Була ул.
“Кыз биюе” (Татар халык көе “Әпипә”) башкарыла. Сонрак биюгә Шүрәле һәм Күбәләк тә кушыла.
Шүрәле: Ә хәзер, килче бире,уйныйк бергә кети- кети.
Бер дә шикләнмә, кызый син,
Мин карак,угры түгел.
Юл да кисмимен, шулай да
Мин бик ук тугры түгел.
Кыз: Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә балалар бакчасына Тукай абыйнын туган көненә барырбыз.
Шүрәле: Нинди Тукай? Кем сон ул?
Кыз: Сине халыкка чыгарган һәм мәнге яшәткән Тукай абыебыз.
Шүрәле: Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?
Кыз: баргач барысында күрерсең.
Шүрәле: Әйдә,тизрәк,барыйк,алайса.
“Агачлар” арасында йөриләр, “бакчага килеп җитәләр.
Кыз: Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!
Шүрәле: Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз! Зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем!
Тәрбияче: Нәрсә икән ул, балалар?
Шүрәле: Беләсезме, нәрсә ул? Уңда кесә. Сулда кесә.(күрсәтә).
Алдымда кесәләр. Артымда да кесәләр.
Бик күңелле булыр иде нәрсә икәнен белсәләр.
Ә! Белмисезме? Менә алар – китаплар.
Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр .
КӘҖӘ ҺӘМ САРЫК керәләр.
Кәҗә: Килдек сезгә кунакка
Айгөл бакчасына.
Тукай китаплары алдык
Галинең акчасына (Күрсәтә)
Тәрбияче: Рәхмәт инде, кәҗә дус!
Рәхмәт инде сарык дус!
Әйдә түргә үтегез!
Безнең белән бергә-бергә
Бәйрәм итеп алыгыз.
Шүрәле: Ә минем бер рәхәтләнеп
Китап укыйсым килә!..
Китаптагы сорауларны сезгә бирәсе килә.
Тәрбияче: Рәхим ит, Шүрәле дус!
1. Нинди савыттан эчеп булмый?(буш савыттан)
2. Сыер ни өчен ята?(утырып тора алмаганга)
3. Төн ни өчен караңгы?(Кояш булмаганга)
Шүрәле балаларның зирәк җаваплары өчен мактый һәм табышмак әйтә:
Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы аның ярык,
Исеме аның ...(сарык)
Сарык: Әйе, Мин ул,дуслар...
Белем бәйрәменнән башлап
Китап укый башладым
Тукай абый китапларын
Сатып ала башладым
Тоягым ярык булса да,
Серле ул,сизәрсез сез.
Түгәрәктә уйнаганда
Җиңәрсезме икән сез?
«Кем җитезрәк?» уены башкарыла.
Шүрәле: уен,уен инде ул! Ә менә минем җырлап уйнысым килә.
Тәрбияче: Уйныйк, җырлыйк булмаса.
“Чума үрдәк,чума каз2( Л.Лерон сүзләре,татар халык көе, Р.Еникеева эшкәртүендә0 дигән күмәк җырлы уен башкарыла.
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Булат үзенә иптәш сайлый
Булат үзенә иптәш сайлый,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Шүрәле: Балалар, ә сез беләсезме: Г.Тукайның иң яраткан уены нинди булган?
Балалар: Ачык авыз!
Тәрбияче: Әйдәгез,бергәләшеп уйнап алабыз!
“Ачык авыз” уены. Балалр, икешәрләп(аллы-артлы),түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач,артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.
Тәрбияче: Дуслар, нишлибез? Су анасы килә.
Шүрәле: уйныйк бергәләп. Әй, син, Су анасы! Кил биергә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.
Су анасы: Юк! Юк! Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисе бар. Таралмаган чәчләрем белән ничек тукай бәйрәменә барыйм?
Тәрбияче: бәйрәм тәмамланып килә инде.
Су анасы: Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.
Тәрбияче: Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр.
Кәҗә: Мә-ә! Күрәсезме инсәмдәге капчыкны,балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.
Шигырьләр :
1. Тукай абый. З.Туфайлова
2. Тукай абыйга. И.Трофимова
3. Тукай сандыгы. Н. Йосыпова.
Сарык: Кәҗә дус, мин дә калмыйм синнән. Мин дә шигырьләр җыям. Минем турыда әкиятләр дә күп. Тукай абый да миңа бер әкиятен багышлаган. Ә сез беләсезме, балалар ул әкият ничек дип атала?
Балалар. (бергә) “Кәҗә белән сарык” әкияте.
Алып баручы Ә син, сарык дус, үзең берәр әкият белмисеңме?
Сарык. Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.
Алып баручы Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.
Сарык. Борын-борын заманда
Ерак кара урманда
Яшәгәннәр җәнлекләр
Ай күргәч йоклаганнар.
Кояш күргәч, уянганнар,
Ашарга эзләгәннәр.
Тик азык табу серләрен
Нигәдер белмәгәннәр.
Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Әнә! Теге өстәл өстендә бер яхшы китап ята. Бар әле, Кәҗә дус, алып кил әле шул китапны. Без аны балаларга бүләк итик. Алар ул китапны өйрәнсеннәр, укысыннар, Тукай абыйларын онытмасыннар.
Бәйрәм “Тукайга” җыры белән тәмамлана(М.Разов сүзләре, Б. Әхмәтшин көе)