| Школьный библиотекарь | МБОУ «Нижнесуньская СОШ»Мамадышского района РТ | Юсупова Любовь Ивановна |
Литературное творчество |
Тукай безнең күңелләрдә.
Эссе
Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары, бөтен кешелек дөньясы тарихында тирән эз калдырган затлары була. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һичшиксез, әнә шундый олы шәхесләрнең берсе. Татар әдәбияты үсешенә аның кебек зур өлеш керткән башка каләм иясе юктыр мөгаен. Габдулла Тукайны татар халкын илебездә һәи дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дип әйтергә була.
Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр...
Габдулла Тукай - үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Гасырлар узгач та, исеме онытылмаган шәхесләр сирәк. Нинди генә чорлар булмасын,тормыш ничек кенә үзгәрсә дә, үз милләте, теле, халкы өчен җан аткан кешеләр беркайчан да онытылмый. Татар әдәбиятының чишмә башы -Тукай иҗаты. Ул - халык улы. Габдулла Тукай - татар әдәбиятының күренекле шагыйре, әкиятчесе, журналисты. Үзенең зирәклеге, тирән фикерләве, фәлсәфи карашы белән аерылып торган шәхес. Габдулла Тукайга иҗат итү өчен язмыш тарафыннан бары сигез ел гына вакыт бирелгән. Шушы елларда ул 10 мең юлдан артык шигырь, күпләгән проза әсәрләре иҗат иткән. Габдулла Тукай үзенең шигырьләре белән кешеләрне таң калдырган шагыйрь. Аның шигырьләрен балалар да, олылар да бик яратып укый. Ул балаларны акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Ул михнәттә һәм газапта яшәгән. Язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан-суккан.
Үзенең кыска гена ятим һәм бәхетсез гомерендә дә ул халыкчан, үлемсез һәм бәяләп бетергесез зур иҗатын калдырган. Шуңа да без аны олылап искә алабыз,туган көнендә шигырь бәйрәмнәре үткәрергә мәйданнарга чыгабыз, һәйкәленә чәчәкләр салабыз, каберен зиярат кылабыз, аңа багышлап шигырь-хикәяләр язабыз. Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел,халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да ,язмышы да. Үзе яшәгән елларда Тукай бер генә игътибарны җәлеп итә
торган вакыйгага да битараф калмый. Ул түрәләргә тел-теш тидерүдән дә курыкмый. Тукай милләтебезнең кол булып яшәвенә хурлана, аның бәхетле итеп күрергә тели.
Кайчан соң, и фәкыйрь милләт бәһарең! Кайчан китәр кичең, к илер нәһарең,
Килер мәллә кабергә мин сөрелгәч,
Кыямәт көндә мин үлеп терелгәч ? - дип ачына ул "Көз" әсәрендә.
Һәр халыкның, һәр милләтнең үсешендә күтәрелеш чоры була. Андый чакта ул үзенең олы шәхесләренә, фикер ияләренә мөрәҗәгать итә, аларның мирасыннан акыллы киңәш эзли, кылган гамәлләрен, уй-фикерләрен чагыштыра, шуннан чыгып ялгыш-хаталардан арына. Без дә бүген шундый күтәрелеш чорын кичерәбез. Гасыр башында Тукайны борчыган сораулар бүген безне дә борчый, алар бүген дә актуаль. Менә ни өчен бүген күпләр Тукайга, аның үлемсез иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның иҗатында бүгенге көннең күп кенә сорауларына җавап табып була. Шуңа күрә дә Тукай безгә һәрчак бик якын. Шагыйрьнең мирасы халкыбызның мәдәни, милли тормышының нигезен тәшкил итә. Әйе, Тукай, чынлап та, татар бәхете өчен, милләт язмышы өчен җан аткан шагыйрь, көрәшче шагыйрь, милли шагыйрь. Ул-безнең горурлыгыбыз, илһам чишмәбез. Без - бүгенге буын - аның дәвамчылары, Тукай оныклары, аның юлын дәвам иттерүчеләр, туган телне саклаучы һәм яклаучылар...
Габдулла Тукайның шәхесе дә, аның иҗаты да - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь! Тукай һәрчак безнең күңелләрдә.