Габдулла Тукайга багышланган шигырь кичәсе
(Казан шәһәре, Киров районы 281нче балалар бакчасының
татар теле тәрбичесе Галиуллина Г. М. әзерләде)
Максат: Балаларны татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.
Язучыга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.
Татар телен өйрәнү һәм аралашу теләге уяту.
Урман күренеше, кошлар сайрый. Сәхнәгә бала керә, кошлар сайраганын тыңлый.
Бала:
Куркмагыз кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын.
(Шунда күбәләк очып керә,бала күбәләкне тотмакчы була)
Бала: Нинди матур күбәләк,
Сөйләшик бергәләп.
Җыр: “Бала белән күбәләк”.
(Шымлы көй яңгырый,шүрәле керә. Баланы күреп ала)
Шүрәле: Килче бире, уйныйк бергә кети-кети.
Бер дә шикләнмә, малай син
Мин карак угры түгел.
Юл да кисмимен, шулай да
Мин бик үк тугры түгел.
Бала:
Миңа зинһар тимә әле.
Әй шүрәле,шүрәле.
Сине халыкка чыгарган
Һәм мәңге яшәткән,
Тукайның туган көненә
Барасы бар бит әле...
Шүрәле: Ярый,ярый мин риза
Икәү бергә барырга.
Матур шигырьләр тыңларга,
Илһам алып кайтырга!
(Китәләр. Юлда алтын тарак табалар)
Бала: Менә,кызык бу нәрсә!?
Бу тарак түгелме соң?
Су анасы тарагын югалткандыр, бичара!
Таракны монда калдырудан , безгә инде ничара!!!
Шүрәле:Алыйк та без таракны,
Салыйк әле капчыкка.
(Таракны алып капчыкка салалар)
Бала: Күрче, күрче шүрәле!
Су анасы түгелме? (Су анасына күрсәтә)
Шүрәле:Су анасы, кил бирегә
Киттек әйдә бәйрәмгә!
Тукай абыйның бүген
Шигырен тыңларбыз бергә.
Су анасы: Әйе, су анасы мин.
Кайда минем алтын тарак?
Тарагымны эзлим мин.
Тарамаган чәчләр белән
Ничек анда барыйм мин!?
Бала: Мә,бу бит синең алтын тарак,
Бая көндез алып качкан иде бер карак.
Тарап җибәр чәчеңне!
Шүрәле: Инде капчык буш калды!
Биргән иде миңа аны
Сарык дус,үткән елны!
Бала:Иңсәңдәге капчыкка,
Шигырьләрны салырбыз!
Шүрәле:Балаларның сөйләгәнен
Бәлки отып калырбыз!
Барысы бергә: Киттек!!!
|
Галиуллина Гульнур Минасхатовна |
педагог |
МАДОУ «Детский сад №281»Кировского района города Казани |
Литературное творчество – стих |