Тукай уемда...
Тукай көнен халык бәйрәм итә-
131 бүген Тукайга...
Күзгә йокы керми, пар ат җигеп
Чыгып киттем тагын Кырлайга.
Тукталмадым Сасна,Өчиледә
Кушлавыч та калды юл буенда.
Кырлай урамнары буйлап чапкан
Кәләпүшле Апуш гел уемда.
Инеш суы эчеп,җирләр сөреп
Ныгыгансың шушы нигездә.
“Эчкән суым бик кечкенә”,-димә
Инешләрдән туа диңгез дә.
Урман чыгам,нидер дөп-дөп итә.
Юк,Шүрәле түгел,йөрәктер.
Кырлай Шүрәлесен күрү өчен-
Тукай булып туу кирәктер.
Мин ашыгам,халык җыелгандыр-
Зур тантана бүген Кырлайда...
Мин өлгердем; аягүрә басып
Баш иямен бөек Тукайга!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Зайцева Лиана |
11 а |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан |
Хадиуллина Аниса Рашитовна |
Литературное творчество – стих |