Красный Бор гомуми урта белем бирү мәктәбе.
“Тукай-сөекле шагыйребез”.
(инша)
Башкарды: Кибатова
Александра Владимир
кызы 9 нчы сыйныф
укучысы. Фәнни
җитәкче: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Тимофеева Раилә
Равил кызы.
2017 ел.
“Тукай –сөекле шагыйребез”.
“ Габдулла Тукай гомер
буена халык сагышы белән
сагышланып, аның борчуына
кайгырып, шатлыгына куанып
яшәде. Ул татар халкының
хезмәт сөючән, тырыш халык
булуы, киләчәккә яңа өметләр
баглап, шуның белән рухланып
яшәве хакында, үзенең йөрәк
ялкынын кушып гасырлар
буена сүнмәслек соклангыч
әсәрләр язып калдырды”.
Гөмәр Бәширов.
Быел бөтен республикабыз, илебез халкы сөекле әдибенең 130 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу барлык татар җиһанын туган телен, кавемен, гадәт-йолаларын, тормыш гыйбрәтләрен күңелдә яңарту. Чыннан да татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Габдулла Тукай татар халкын илебездә һәм дөнья күләмендә танытуда илче хезмәтен үтәде дисәк тә, ялгыш булмастыр. Тукай дигәндә -татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә- Габдулла Тукай дигән шигъри исем аңга килә. Чөнки зур исәптән караганда, Габдулла Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Халык мәхәббәте – синең исемең,
Халык гомере – синең гомерең!
Әлифбаны, туган телне, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган “Туган тел”, “Пар ат”, “Туган авыл” һ.б. шигырьләре бар. Без Тукайның “Туган тел” җырын, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен балалар бакчасына йөргәндә үк өйрәнәбез.
Габдулла Тукай... Бармы икән безнең арада бу бөек шагыйрь турында
ишетмәгән, белмәгән кеше. Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала? Юктыр.
Тукай ... Әлеге исемне ишеткәч, күңелдә төрле хисләр туа. Кечкенә сыйныфта укыганда “Су анасы” н өйрәнеп, “Туган тел” шигырен ятлап, аның тормышы белән таныштык. Аның “Исемдә калганнар” әсәрен, “Шүрәле” поэмасын укыгач миндә Тукай иҗатына соклану тагын да артты. Тукайның ачы язмышы белән таныш булмаган, аның иҗатына, тормышына сокланмаган бала юктыр, минемчә. Язмышның рәхимсез җилләре аны бик еш саглап йөри, өйдән-өйгә, кулдан-кулга күчә Тукай.
Ата-анасын яшьли югалта, ятим кала. “Артык кашык” булып йөрергә кала аңа. Ләкин Тукай бернинди дә сынауларга бирешми, үз юлыннан кире чигенми. Ул үз тормышыннан бервакытта да зарланмый.
Дөньядан китеп барганда Тукайга нибары егерме җиде яшь кенә булган. Шулай яшь булуына карамастан , шагыйрь безнең йөрәккә мәңгегә кереп калган. Бөек Тукай безгә үлмәс әсәрләр калдырган.
Ул безне акыллы, тыйнак, гадел булырга өйрәтә, табигатьне, анда булган бар тереклекне яратырга өнди. Аның әдәплелеккә, бөеклеккә, тәүфыйклыкка өндәгән шигырьләрен һич онытырга ярамый. Нинди генә шигырьләрен укыма, гади, аңлаешлы, хәтердә кала.
Әйе, Габдулла Тукай иҗаты- серле бакча кебек, могҗизалы ул. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәттә аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та – мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк ! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул- бөек шагыйрь.
Һәр татарның йөрәгендә үз Тукае. Кемнәрдер аңа карап гыйбрәт ала, кемнәрдер соклана, кемнәрдер үрнәк итеп, аны бүгенге көннәрдә дә үз йөрәгендә йөртә.
Татарның һәр соравына
Үз Тукае җавап бирә
Һәр татарның йөрәгендә
Үз Тукае шуңа күрә.
( Г.Харис).
Мин дә татар телендә сөйләшә,аңлый белүем белән, Тукай кебек бөек шагыйрь иҗатын өйрәнүем белән горурланам. Апрель ае- Тукай ае. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды. Әмма иҗат иткән әсәрләрең-мәңгелек!
Синең алдыңда баш иябез, бөек Тукай! Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез яшәр!