“Тукай абыйга”
Гарипова Ләйлә –
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең 2нче сыйныф укучысы
Җитәкче: башлангыч сыйныфлар укытучысы
Насыйрова Мөршидә Сәмигулла кызы
Мин – күбәләк, уйныйм сәхнәдә,
Гүя очам, киң яланнарда.
Акбаең да йөри шикелле,
Ауный кебек яшел болында.
Су анасы каршы алыр кебек,
Су буена төшсәм кичкырын.
Җиләк җыйыйм дисәм урманыңда,
Шүрәлеләр чыгар кычкырып.
Синең геройларың озата мине,
Һәр адымда сабак бирәләр.
Әйтерсең лә карап читтән генә
Бәхетле бул бала, дияләр.