Ник яратам сине, Бөгелмәм?
Сабирова Камилла Рамилевна,
Бөгелмә муниципаль районы
16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ник яратам сине, Бөгелмәм ?
Синдә туып үскән өченме?
Беренче тапкыр аякка басып
Атлаган адымнарым өченме?
Әллә, - дим, балалар бакчасында
Үткәргән көннәрем өченме?
Тәрбияченең синең турыңда
Соклангыч сүзләре өченме?
Я булмаса, якты сыйныфларда
Белем алганым өченме?
Экскурсияләрдә, музейда
Туплаган мәгълүматларым өченме?.
Бик яратам сине, Бөгелмә,
Якын син минем күңелгә.
Җылы нурын тирә-якка сибеп,
Кояш балкый зәңгәр күгеңдә.
Ләйсән яңгырларың явып үткәч
Яшелләнә, шәһәрем, кырларың.
Гүзәллеккә сокланып сайрыйлар,
Алсу таңда сайрар кошларың.
Урманыңда балан, шомырт, чия,
Җир җиләгең, кура җиләгең
Авыруларга сихәтлек бирә,
Онытасың табиб кирәген.
Туган шәһәрем, гел истә минем
Су буйларың, чуер ташларың,
Урманнарың, яшел болыннарың,
Чокырларың һәм тау башларың.
Нинди рәхәт елга ярыңда
Саф һаваңны сулавы,
Хәтфә кебек яшел болыныңда
Күбәләкләр куып уйнавы.
Зәмзәм чишмәседәй тәмле синең
Тау астыннан чыккан суларың.
Йөрәккә дәрт, көч һәм куәт бирә
Урманың һавасын сулавым.
Гүзәллек капкасыдай сокланырлык
Салават күпере синең күгеңдә.
Һичкайда юк мондагы матурлык.
Бөгелмәм, тик син күң(е)лемдә.
Көз көнендә синнән, туган яктан
Теләмичә китә кошларың.
Моңсу тавыш белән телиләр күк:
“Тизрәк үтсен иде кышларың...”
Туган ягым синнән еракларга
Борылмасын язмыш агышым.
Синең бәхет – минем бәхетем,
Синең байлык – минем байлыгым.
Горурланам туган шәһәрем белән,
Яшимен мин туган җиремдә.
Табигатең белән сокланып,
Шигырь яздым туган телемдә.
Яратам мин сине, шәһәрем,
Нигә чит җир, син барда?
Алдагы хезмәтем сиңа булыр,
Яшәрмен туган каламда.
Әбиебез –өебез кояшы
Сабирова Камилла Рамилевна,
Бөгелмә муниципаль районы
16нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Безнең яраткан әбиебезнең,
Бигрәк уңган куллары.
Тел йотарлык тәмле була,
Пешергән аш-сулары.
Син, әбием, безнең өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән,
Бар өйгә нур бөркелә.
Эштә уңган, өйдә җитез,
Ягымлы һәм көләч ул.
Шатланып яшә, әбиебез,
Кадерлебез, сәламәт бул.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Сабирова Камилла Рамиловна |
7 класс |
БМОУ СОШ № 16 |
Гумерова Мусфира Зигануровна |
Литературное творчество – стих |