Тукай безнең күңелләрдә
Мин укытучы булудан элек әни кеше. Өч бала тәрбияләп үстерәм. Улым, кызларым карында вакытта ук аларга Габдулла Тукай китапларын укыдым. Минем кадерләп саклаган гаилә архивымда үзем укып үскән Тукай китабы бар. Балаларымның әнә шуның рәсемнәрен карап, хәрефләрен танып укырга өйрәнүләре турында зур бер горурлык белән әйтә алам. Татар баласының җаны барлыкка килү белән аны Тукай тәрбияли, үстерә. Тукай аһәңе әкиятләр, шигырьләр, җырлар аша балага иман, әхлак сыйфатлары иңдерә. Шулай, Тукай безнең күңелләрдә яши. Бу якты дөньяга килгәнче үк, балачактан ук.
Балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән башлап, җәмгыять оешмаларында, сәнгать, мәдәният учреждениеләрендә Тукай яңгырый. Ул безнең күңелләрдә. Үсә төшкәч, матур, кечкенә әкиятләреннән, шигырьләреннән без аның фәлсәфирәк, гаҗәеп тирән мәгънәле әсәрләрендә тәрбияләнүебезне дәвам итәбез. Аннан, тормыш кануннары буенча, балаларыбызны Тукай белән таныштырабыз. Китаплары, шигырьләре буенча куелган мультфильмнар, һәйкәлләре, аның исемен йөрткән урамнар, театрлар, парклар аша. Тукай безнең күңелләрдә.
Мин үземне урта буын вәкиле итеп саныйм. Балачагымнан якты хатирә һич кенә дә онытылмый: әниемнең әбисе – авылның иң өлкән кешесе, яулыгын татар әбиләренә генә хас булганча, матур итеп салындырып бәйләп куйган, көч-хәл белән дисбесен тартып утырган Ак Әби һәрвакыт, хәтта зиһене чуалып китә торган соңгы көннәрендә дә Тукай сүзләрен, шигырьләрен бер ялгышусыз сөйли торган иде. Безгә – кечкенә оныкчыкларына, сандыгын ачып, бик зур саклык белән, кадерләп, гарәпчә язылган Тукай шигырьләрен күрсәтә иде. Тукай татар җанлы кешене Мәңгелек йортка киткәнче озата бара. Тукай безнең күңелләрдә...
Эльза Гобәйдуллина, Әлмәт шәһәренең “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче МББУ” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы