|
Школа |
Ф.И.О участника |
|
МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Ишмуратова Лилия Наилевна (Воспитатель) |
Онытырга хакыбыз юк безнең.
Онытырга хакыбыз юк безнең
Сезнең хакта, газиз бабайлар!
Сез яулаган тыныч күк астында
Яши сезнең онык, балалар!
Рәхмәт әйтеп сезгә баш иябез
Безнең өчен сез бит – горурлык!
Сезнең гомер – безнең өчен үрнәк
Ә батырлык һәйкәл салырлык.
Җиңү көне килә язлар белән
Һәйкәлләргә чәчәк илтәм мин
Синең рәсемең тотып кулларыма
Урамнардан кат-кат үтәм мин.
Онытырга безнең хакыбыз юк
Онытылмасын иде беркем дә!
Җирдә кабат сугыш булмасын
Бәхет килсен иде һәркемгә!