Бүләк итте Тукайны
Язгы апрель ае безгә
Бүләк итте Тукайны.
Халкыбызның горурлыгы,
Кояшның якты нуры.
“Су анасы”, “Шүрәле”не
Яратып укый һәркем.
Мәңге яшәр шигырьләрен
Тыңлыйбыз теләп, һәр көн.
“Бала белән Күбәләк”ен
Сәхнәләрдә сөйлибез.
Бәйрәм саен, таныш булган,
“Туган тел”ен көйлибез.
Менә шундый безнең Тукай,
Татарның “йөзек кашы”.
Үрнәк булып кала һәрчак,
Милләтнең “чишмә башы”.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Сагиров Карим Фоатогич |
2 |
МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан |
Сагирова Ляйсан Ахнаповна |
Литературное творчество – стихотворение |