Үзе якын,үзе серле Шүрәле.....
Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта. Ә менә минем кебек кечкенә балаларга аның әсәрләре гомергә дә күрелмәгән, күз алдына китерергә дә кыен булган могҗизалар ача. Шундыйларның берсе – ул “Шүрәле”. Буыннан буынга күчеп, телдән-телгә сөйләнеп килгән татар халык әкиятләрендә нинди генә җеннәр, убырлы карчык, дию пәриләре турында сөйләнми... Шүрәле - әнә шундый әкияти затларның берсе. Халыкның күзаллавынча, ул үзе адәмчәрәк кыяфәтле, йонлач, бармаклары очлы һәм озын, маңгаенда мөгез. Көчле-куәтле түгел, ләкин мәкерле, кешеләрне кытыклый торган сәер гадәте бар. Кети-кети уйный башласа, адәмне кытыклап үтерүе дә ихтимал, имеш.
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.
Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Бу әкиятне укымаган, ишетмәгән кеше юктыр. Ә менә мин бу әкиятнең герое шүрәле белән мәктәпкә укырга кергәч таныштым. “Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре”. Ә мин аннан бер дә курыкмадым. Чөнки безгә укытучы һәм тәрбияче апаларыбыз дәрестә дә,озынайтылган көн төркемендә дә аның турында бик күп сөйләделәр.Ул безнең төрле бәйрәмнәрнең көтелгән кунагы.
Ниндидер сер бар бу әкият героенда. Ул безне куркыта да, шул ук вакытта ул безгә бик якын да. Безнең ерак әби-бабайларыбыз шүрәле турында ниләр белгән соң? “Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?”...
Их, менә хәзер Тукай бабабаыз исән булсын иде дә,аның үзеннән сорасаң иде!!??
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Фаздалова Алсу Ильгамовна |
2Б |
МБОУ «СОШ №1 г Азнакаево» РТ |
Ахметшина Ракия Фанисовна |
«Литературное творчество» |