Тукай безнең йөрәкләрдә.
Апрель ае кабат килде, дуслар,
Исте җиле мине иркәләп,
Мәктәбемә кабат Тукаебыз кайтты,
Геройлары белән бергәләп.
Тукай бабай безнең йөрәкләрдә,
Оныту мөмкин түгел Тукайны!!!
Әкиятләре шундый кабатланмас,
Кат –кат укып туймаслык аны.
Җиктереп матур пар атын,
Тукаебыз җитеп бара Казанга.
Нинди язмыш көтә аны анда?
Тукаебыз шуңа моңлана.
Су анасы нинди матур!
Күз явын бит алырлык.
Утыра тузган чәчен тарап,
Алтын тарагын ялтыратып
Шүрәлесе хаман шулай
Акыра да, үкерә икән
Башка алай усал булмам ,-диеп
Ул безгә сүз бирә,күрәм.
Кәҗә белән Сарыгы да әнә
Баралар бит урман буеннан.
Капчыклары бүре башы белән
Күрәсең “шыплап” тулган.
Дустым белән эшебезне
Җибәрергә уйладык.
Ул рәсем ясап, мин шигырь язып,
Тукай бабабызны зурладык.
Нурлат районы Якушка урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Сәйфетдинова Ландыш
Җитәкчем:Хәмидуллина Г.И