| Гайнуллина Гульфина Римнуровна |
9 класс | МБОУ «Шурабашская ООШ» | Сафина Алсу Мухтаровна | Литературное творчество | Тукай абый |
Тукай абый.
Тукай абый безне кечкенәдән,
Туган телдән башлап өйрәтте.
Мәктәпкәчә яшьтән шигырьләрен,
Төрле бәйрәмнәрдә сөйләтте.
“Кызыклы шәкерт” шигыре дә,
Безнең этне шулай көйләтте.
Әнкәй безгә “ Су анасы”н сөйләп,
Әйбер урламаска өйрәтте.
“Эш беткәч уйнарга ярый”ны,
Бала-чактан инде аңлыйбыз.
Өйдәгеләр эшкә тотынсалар,
Артларыннан һич тә калмыйбыз.
Һәрбер кичә безнең мәктәпләрдә,
“Бәйрәм бүген” җырсыз ул үтми.
“Сабыйга” ны укып аңладым мин,
Җен, убырлар безне куркытмый.
Эчтәлекле әкиятләрең дә,
Бишектән үк безгә таныштыр.
Тирән мәгънәле шигырьләрең,
Белем дөньясында азыктыр.
Язлар җитсә, туган көннәреңдә,
Искә алып сине сөйлиләр.
Таш сыныңа иелеп чәчәк куеп,
“Әллүки”не сузып көйлиләр.
Тукай абый, син бит халкың өчен
Тирән эзне уеп калдыручы,
Без үзебез шигъри эзләреңнән,
Бары атлап кына баручы.
Гайнуллина Гөлфинә Римнур кызы 9 нчы сыйныф укучысы