Рәхмәт ветераннарга!
Сугыш, сугыш....
Ачы сугыш. Күпме гомерне өзде.
Күпме бала ятим калып,
Үзәкләре өзелде.
Тынычлыкны көтте халык
Карап зәңгәр күкләргә.
Килде җиңү, килде шатлык
Бәхет килде күпләргә!
Ветераннар, ветераннар!
Тынычлык китердегез.
Чәчәк тотып кулыбызга
Бүген сезгә килдек без!
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Сезнең батырлыкларга.
Тыныч тормыш дәвам итә
Буыннардан буынга.
Һәммәбезнең изге теләк-
Тыныч булсын киләчәк!
Җиңү яулаган юлларда
Гөлчәчәкләр үсәчәк!
Л.Айтуганов исемендәге Девятерня төп гомумбелем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Фархушин Айнур Илназ улы.