Түбәтәй
Гади генә иске түбәтәй мин.
Торган җирем бик тә уңайлы.
Күптән инде юк дисәләр дә,
Һәр көн өзелеп көтәм Тукайны.
Монда мине бик тә кадерлиләр,
Тузанымны өфләп куялар.
Затлы түбәтәйләр минем алда
Бөек хуҗама баш ияләр.
Үзеңнеке итеп хөрмәтлисең
Тукаемны минем,милләтем!
Үзе үлсә дә,исемен олылыйсың
Тырышлыгы өчен дан җырлыйсың.
Милләт улы кигән түбәтәй мин,
Мирасы мин,ятим Апушның
Тукаемны өзелеп сөйгән кеше
Халыкка хезмәткә ашыксын!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шафикова Руфина Руслановна |
7 А |
СОШ№ 56 |
Гатауллина Лейсан Назифовна |
Литературное творчество |