“Габдулла Тукай һәм мин” темасына визитка
Әбием әкият сөйли,
Мин көлә-көлә тыңлыйм.
Ул “Туган телне” җырласа,
Мин дә кушылып җырлыйм.
Кызыгам мин Кырлайның
Хәйләкәр Батырына.
Шүрәленең кызганам
Кысылган кулын гына.
Кызыксам да, тимим мин
Кешенең әйберенә.
Килмәсен дип Су анасы
Безнең дә өебезгә.
Эш беткәч, уйнарга ярый –
Мин моны күптән беләм.
Картайгач буын катканны
Әбидән гел ишетәм.
Шагыйрь абый киңәшләрен
Искә алам көн саен.
Барлык татар балалары
Белсен бөек Тукаен.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
МБДОУ «Детский сад присмотра и оздоровления №38 «Аленький цветочек» г.Набережные Челны |
Габдрахманова Айгуль Зуфаровна |
Литературное творчество |