Тукайны сагынып...
Туган якка булган мәхәббәтне,
Туган телгә булган хөрмәтне.
Өйрәттең син безгә, Тукай
Кадерләргә рухи кыйммәтне.
Иҗатыңа сокланабыз Тукай,
Балачактан без бергә.
Су анасы, Шүрәлеләр белән
Гашыйк иттең гомергә.
Шигырьләрең җанга дәва,
Шифа бирә һәрбер көнемә.
Буыннарга күчә торган мирас,
Калдырдың син халык күңеленә.
Милләтебез киләчәге өчен,
Мирасыңны мәңге сакларбыз.
Гел яшәрсең безнең күңелләрдә,
Туган телне якларбыз!
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Камалиева Альбина Ильфаровна |
6 класс |
МБОУ "Средняя общеобразовательная школа пос. им. 25 Октября" |
Гаязова Ильмира Шамиловна |
Стихотворение |