Тукайга
И, Тукаем,
Син данлаган туган телем
Яшәремә көч бирде.
Әткәм- әнкәм шул телдә
Мине назлап үстерде.
Гомер кыскалыгың белән
Йөрәкләрне яндырдың.
Ә шулай да шул мизгелдә
Күпме мирас калдырдың.
Иҗат чишмәң әле дә тирән,
Саега торган түгел.
Гасырлар артта калса да,
Сиңа тартыла күңел.
| МБДОУ «Детский сад №6 комбинированного вида села Актаныш» | Салихзянова
Алсу Фавасимовна |
Литературное тровчество- стих | Тукайга |