| Габбасова Лиана Айнуровна | 7кл | МБОУ «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» | Шарипова Гулия Магсумовна | Литературное творчество - стих |
Габбасова Лиана Айнур кызы,
Әгерҗе районы Л. Айтуганов
исемендәге Девятерня төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Көзге яфрак сагышы
Көз җитте. Бөтен агачлар
Сары, кызылдан киенде.
Күп тә үтми, агачларда
Яфраклар да бетәр инде...
Коелырлар... Ә бит көзен
Аларның бар сагышлары:
Әллә кая илтеп ташлый
Кемнәрнеңдер ялгышлары.
Яфрак курка биеклектән
Кая илтеп ташлар җилләр?!
Юк, бер дә килми бит аның
Аерыласы туган җирдән...
Иптәше белән очса да,
Яфрак мәңге риза түгел,
Чөнки үз туган агачын
Юксына нәзберек күңел...
Кешеләр дә, яфрак кебек,
Туган җирдән аерылалар,
Яфрак кебек еракларга -
Офыкларга таралалар.
Кояш
Дөньяда ике кояш бар:
Берсе – күктә, берсе – җирдә.
Күктәгесен һәркем белә,
Җирдәгесе – янәшәмдә.
Әнием – минем кояшым,
Һәрчак балкып тора йөзе.
Кояш кебек ягымлы ул,
Үтемледер һәрбер сүзе.
Әниемне бик яратам,
Әни – терәк, әни - кирәк.
Әниле булу бәхете –
Ходаемнан иң зур бүләк!
Кар бөртеге
Агачларны бәскә төреп,
Авылыбызга кыш килде.
Бер кар бөртеге әйләнеп,
Зәңгәр күктән төшә иде.
Бөтерелә-бөтерелә
Әкрен генә җиргә төшә.
Дусларына ерактан ук –
Күк йөзеннән сәлам бирә.
-Хәлең ничек, кар бөртеге, -
Диләр аңа иптәшләре.
Безнең белән бар дөньяга
Матурлык күчерәсеңме?
Кар бөртеге, ризалашып,
Талгын гына җиргә төшә.
Гүя дөньяга матурлык
Ак кар бөртегеннән күчә.
Кар бөртекләре бергәләп,
Җирне ак төскә күмделәр.
Барысы да бу вакытта
Бик тә бәхетле иделәр.