- Галиуллин Искәндәр Ильназ улы
- 2 нче сыйныф, Лаеш муниципаль районы МБГБУ “ Кече Елга урта мәктәбе”
- Шигырь “ Шагыйрь булам”
- Җитәкче : Хаматшина Зөбәрҗәт Искәндәр кызы
“Шагыйрь булам”
Без мәктәптә өйрәндек
Матур шигырь – “ Туган тел ”.
Бик ошады ул миңа,
Җыр итеп тә көйләдем.
Өйгә кайткач, әбиемә
Сөйләрмен, дигән идем.
Бу шигырьне әле ул
Белмидер, дигән идем.
“ Туган тел ” диюгә, әби
Тукай язган шигырь, ди.
Син дә, улым, туган телне
Яхшы бел һәм ярат, ди.
Тукай абый шигырьләрен
Мин хәзер көн дә укыйм.
Аның кебек, шагыйрь булып,
Шигырь язарга уйлыйм.
Әкиятләр дә язармын,
Язармын мин җырлар да.
Туган илемне зурлармын,
Туган телемне зурлармын
Мин үземнең җырларда.