Безнең милли бәйрәм
Апрель ае җиткән саен,
Күңелләрем җилкенә.
Чөнки мондый олы бәйрәм
Безнең милләттә генә.
Нинди бәйрәм дисәгез?
Сез- чын татар түгелсез.
Бөек Тукай туган көн.
Ничек шуны белмисез?
Тукай абый шигырьләрен
Кечкенәдән укыйбыз.
Аны искә алып һәрчак
“Туган телен” җырлыйбыз.
Гараева Илзирә