|
Тукай телендә. Бәхетле мин, бик тә бәхетле мин, Чөнки яшим татар илендә. Әти - әни диеп эндәшәм мин Саф татарча, Тукай телендә. Җанга якын булган туган телдә Шигырьләрем языла дәфтәргә. Үз телемнең шундый матурлыгын Тукай абый салды күңелгә. Зур сәхнәдә мәшһүр җырчылар да Җырлый аның “Әллүки”ләрен. Җир шарының һәрбер почмагында Тыңлый халкым “Туган тел” көен.
|
Тукай абый, син бит бу дөньяда Яшәгәнсең бик тә, бик тә аз. Бәлки син туганга апрельдә Матур булын килә ел да яз. Киләчәктә дә әле, Тукай абый, Шигырьләрең синең укырбыз. Без - яшь буын, татар балалары, Телебезне саклап калырбыз.
|
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Рахматуллина Эльмира Расимовна |
4А |
МБОУ СОШ №8 |
Хисматуллина Сария Завитовна |
Литературное творчество - стих |