Татарстан Республикасының Мамадыш районы
“Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе”
“Г.Тукай безнең күңелләрдә”
дигән темага сочинение
(шул исемдәге республика ачык иҗади конкурсына)
Язды:
11 нче сыйныф укучысы
Минниязова Айсылу Айратовна
Җитәкчесе:
татар теле һәм
укытучысы әдәбияты
Исмагилова Ә.Р
.
Тукай безнең күңелләрдә...
Габдулла Тукай... Юк, үз итеп Тукай абый дип әйтәсе килә сиңа,Тукай абый! Синең гомерең умырзая чәчәге кебек кыска булды, ләкин һәр умырзая яз хәбәре алып килгән кебек,син дә бу дөньяга үз исемеңне алтын хәрефләр белән, үлемсез әсәрләрең белән теркәп куйдың.Синең иҗатың – әкият иле, могҗиза һәм серле бакча иле.Эчкәрәк кергән саен,бу бакчадан чыгасы килми. Шундый иде синең әсәрләрең, Тукай абый.
Әгәр дә сүз дөньяда бик аз яшәп,күп эшләп киткән язучылар турында бара икән, аларның берсе, һичшиксез, Тукай абый булыр. Безнең арада бу даһи шагыйрьне белмәгән кеше бармы икән? Аның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен яттан белмәгән бала бармы? Юктыр, мөгаен.
Минем Тукай абый белән танышуым аның ”Туган тел” җырыннан башланды. Беренче тапкыр бу җырны мәктәптә ишеттем.Миннән зуррак абый-апаларның, тезелешеп басып, шушы җырны җырлаулары исемдә.Бу җырны тыңлау минем сабый күңелемдә горурлык, ниндидер шатлык һәм соклану хисе уятты.Бәлкем шуңа күрәдер, хәзер бу җырны тыңлаганда,мин үземнең кечкенә чагымны искә төшерәм. Кечкенә чактан ук күңелемдә шундый хисләр калдырган Тукай абый үскәч тә онытылмады. Минем аның турында күбрәк беләсем килде,күбрәк белгән саен, аңа булган хөрмәтем арта гына барды.
Бу дөньяда 27 ел гына яшәп калган шагыйрьнең тормышы бик кызганыч була. Билгеле, мондый мәшһүр кешенең тормыш сукмагының кыска булуы бик аяныч. Ләкин шул кыска гына гомер эчендә дә ул халык күңелендә йолдыз булып кабынырга өлгерә.
Тукай абыйның тормыш юлы кыен. аянычлы...
1886 елның 26 апрелендә халкы алдында өмет маягы булып кабыначак Габдулла туа. Әти-әнисе аңа “Аллаһның яраткан колы” дигән мәгънәгә ия булган исем бирәләр һәм шуның белән аның авыр язмышын билгелиләр. Тукай кече яшьтән ятим кала.”Асрамага бала бирәм,кайсыгыз ала?... ” Күңел өшеткеч сүзләр. Шулай итеп ул Казандагы Һөнәрчеләр гаиләсенә эләгә.Ләкин инде күпмедер вакыт үткәч, ул Кырлай авылындагы Сәгъди абзый өендә яши башлый.Соңрак, тормышның борма сукмаклары аны Җаектагы Г.Усманов йортына илтә.Монда ул белем ала,үсә, шигырьләрен яза башлый.Пушкин, Лермонтов иҗаты белән кызыксына.1905 елда А.Кольцовның шигырен тәрҗемә итеп,”Мужик йокысы” исеме астында чыгара.
1907 елда Казанга кайта һәм чын-чынлап бөек әсәрләр тудыра.Аның шигырьләре халкыбыз хакында,үз милләте хакында.Ул аның һәрбер шигырендә диярлек чагылыш таба
Азмы какканны вә сукканны күрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.
Шушы шигьри юлларда аның милләтенә булган рәхмәте,мәхәббәте күренә.
Әйе,Казан чоры аның иҗатын югары дәрәҗәгә күтәрә.Бу чор аның мәхәббәт утларында януы белән дә кызыклы.Бәлкем шуңа күрәдер, Тукайның иҗаты нәкъ менә Казанда гөрләп чәчәк ата да инде.Мәхәббәт бит җиде кат күкләргә менгерә, диләр. Эх,Тукай абый, мәхәббәтегез дә,язмышыгыз кебек була шул сезнең.Үз сөйгәнең белән кавыша алмау үкенечле була шул!
Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный,көлә,-
Ул шулайтеп халәте рухын яшермәкче була.
Белмичә,”уйный” диләр,эчтә ниләр уйлаганын;
Сизмиләр – чыкмый төтен тышка – мәхәббәт янганын!
Тукай абый,синең тормыш тәҗрибәң,синең авырлыкларга бирешмәвең сокландыргыч.Синең шикелле көчле булып кала алучылар сирәктер.Син, чыннан да, Аллаһның яраткан колы,чөнки Аллаһ үзенең яраткан кешесенә генә шундый авыр сынаулар бирә.Син минем өчен үрнәк. Бөтен татар халкы өчен үрнәк.Син безнең йолдызыбыз һәм бу йолдыз күңел түрендә беркайчан да сүнмәячәк.
Менә шулай чыныгып үсә Тукай. Халкы чыныктыра,үстерә аны.Ул үзе дә халкым,милләтем дип янып-көеп яши.Милләтен үстерү, югары үрләргә күтәрү өчен бу кадәр эшләгән каләм иясен табу кыен. Алай гына да түгел,ул башка халыклар әдәбияты үсешенә дә зур йогынты ясый.Чөнки Тукай әсәрләре тәрҗемә ителмәгән телләр сирәгәя бара.Ул бөтен дөньяга татар халкын танытты.Татар халкы да аның исемен мәңгеләштерде.
Пушкин урамы буйлап Тукай мәйданына төшсәң, анда Тукай үзе басып тора.Татарстан урамы буйлап бер квартал аска төшсәң, Тукай урамына килеп чыгасың.Бар җирдә дә син бар,Тукай абый,син йөргән юллар, сукмаклар бар... Шулай ук Тукай кинотеатры бар,ә аннан ерак түгел бик матур Тукай музее бар. Музейда синең тормышың,иҗатың белән бәйле экспонатлар, документлар, китаплар саклана. Синең һәйкәлләрең дә бик күп. Казанда гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләрендә, Җаек, Санкт-Петербург, Астраханьда да бар алар.Тукай абый,халкың сине онытмый.
Ничек инде онытып була аны, аның үлемсез әсәрләрен? Бу шигырьләр – безнең маяк. Бу шигырьләр онытылмаганда,Тукай да үлмәс.
Балачак сукмакларындагы кәкре бармаклы Шүрәле белән озын чәчле Су анасын хәтерлисезме? Мин хәтерлим.Бу әсәрләрне беренче укыгандагы куркуымны да, чын күңелдән ышануымны да беркайчан онытасым юк.Тукай абыйның һәрбер әкияте балачак белән сугарылган.Ләкин, үсә төшкәч, бу әкиятләрнең нинди тәрбияви әһәмияткә ия икәнлеген аңлыйсын.Һәрбер герой безне тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәтә.Су анасы аша без иясе булмаган әйбергә тияргә ярамаганын, Кәҗә белән Сарык аша дөньяның хәйләсез – файдасыз булуын белдек. Без шушы әкиятләр белән үскән балалар, без -Тукай оныклары. Безнең һәрберебез Тукай абыйдан үрнәк алып милләтебез өчен яшәргә тиеш.
Түзмәдем,бардым җырлаучыга,
Дидем:”Кардәш,бу көй нинди көй?”
Җавабында милләттәшем миңа:
“Бу көй була, диде,Әллүки!”
Апрель безгә Г.Тукайны бирде,апрель аны алып та китте.Милләтең өчен яшәгәнең,безгә даһи әсәрләр калдыруың өчен без синең алда баш иябез.Рәхмәт сиңа,Тукай абый! Син һәммәбезнең йөрәк түрендә!
|
Ф.И.О. ученика |
Кл. |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Минниязова Айсылу Айратовна |
11 кл. |
МБОУ “Усалинская СОШ” Мамадышского района РТ |
Исмагилова Аниса Равиловна |
Литературное творчество (сочинение) |