Сочинение
Тукай безнең күңелләрдә
Безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Дөнья аңа бик күп авырлыклар бирә. Ул кечкенәдән үк ятимлектә үсә. Кулдан – кулга, авылдан – авылга күчеп үтә аның бала чагы. Тукай кечкенәдән үк бик моңлы була. Ул шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Габдулла Тукай күп әсәрләр иҗат итә. Ул үзенең әсәрләрендә гомере буе халыкның “ачы хәсрәт көен” көйли. Тукай иҗат иткән әсәрләрне безнең бабайларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Без дәресләребездә яратып, мәхәббәт белән “И туган тел” җырын өйрәнәбез, һәм дулкынланып “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен укыйбыз.
Габдулла Тукайның гомере кыска була. 1913 нче елның апрелендә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. Аңа барлыгы 27 яшь була. Казанда Тукай мәйданында яраткан шагыйребезгә һәйкәл куела. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен бүген карты да, яше дә Габдулла Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шайхуллина Самира Айратовна |
4б |
Лицей №1 |
Байбалаева Гелюся Ахметовна |
Литературное творчество |