Рушания Сабирзянова
Габдулла Тукайга багышлап язылган шигырь
Нәни Апуш
Кушлавыч дигән авылда
Туа нәни Габдулла.
Әнисе була абыстай,
Әтисе була мулла.
Өч яшендә ятим калгач,
Уллыкта үсә бала.
Артык кашыкка әйләнеп,
Кулдан-кулга да кала.
Тиздән нәни Апушыбыз
Тырыша, шәкерт була.
Ятим баланың күңеле,
Шигырьләр белән тула.
Шигырь җанлы Апушыбыз
Таныла, шагыйрь була.
Бөек шагыйре татарның,
Габдулла Тукай була.
Әкиятләрен, шигырьләрен
Яттан белә һәр бала.
Картайгач та онытылмый,
Мәңге хәтердә кала.
Кыска булса да гомере
Үлемсез аның даны.
Шигырьләре мәңге яшәр,
Халкым онытмас аны!
|
Ф.И.О. участника учителя |
Школа |
Номинация |
|
|
Сабирзянова Рушания Иншатовна |
Учитель татарского языка и литературы |
МБОУ «Гимназия №3» Вахитовского района г. Казани |
Литературное творчество стих |