Якты йолдызым.
Тукай атлы якты йолдыз-
Милләтем горурлыгы.
Яшимен тоеп рухыңның
Күңелемә зарурлыгын.
Син калдырган изге мирас-
Тормышымда зур маяк.
Атлыймын укып шигырең,
Әйтерсең, изге аять.
Бу юлларда чагыладыр
Халкыңны нык сөюең.
Сагышларың, газапларың,
Бәхетең, янып-көюең.
Ләкин кыска булды гомерең,
Йолдыз кебек атылды.
Әмма нуры һич сүнмәде,
Гасыр аша балкыды.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
- |
- |
МБОУ «Ямашевская ООШ» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Каримова Лейсан Гусмановна учитель татарского языка и литературы |
«Литературное творчество» |