Тема: “Ә шулай да бер борылып багу
Гөнаһ түгел үткән заманнарга...”
М.Әгъләмов.
(Язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Кыңгырау” повесте буенча интеграль дәрес).
Максат:1. Укучыларны Ф.Бәйрәмованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру
2.Әсәргә гомуми күзәтү ясау: төзелеше, образлар системасы, сәнгатьчә эшләнеше турында сөйләшү
3.Укучыларны тарихыбызның фаҗигале еллары белән тирәнтенрәк таныштыру, үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тыныч тормышның кадерен белү хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Язучының китапларын, аның турындагы язмаларны үз эченә алган күргәзмә; Портреты, кыңгырау, видеопроектор, экран, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, Ф.Бәйрәмова “Моң” китабы, Казан,ТКН,1991.
Дәрес барышы.
I Кереш сүз.
Шөкер, халкыбызның һәм әдәбиятыбызның талантларга аптыраганы юк. Татар халкы һәрбер дәверне сихри сәнгать көченә ия булган үзенчәлекле әдипләре белән куандыра алды. Фәүзия Бәйрәмова, миңа калса, аның менә шундый яңа бер өмете, йөрәгенең янә дә бер дәртле тибеше, рухиятенең саф сулышы булып дөньяга чыкты.
Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда,- дип яза Фәиз Зөлкәрнәй,- минем күңелне һәрвакытта да гаҗәеп бер хис били. Юк аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын, яисә вакыйгаларны борынгы мифлар кимәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча мул биргән) ул мине әсәрләренең рухы, “һавасы” белән әсир итә. Мин аның яшәешне гаять тә үткен сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатьле булуын, вакыйгаларны җан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен һәрчак тоеп торам. Менә шуны тоеп алуга ук, мин әдипнең күңелен, иҗатын бөтен тирәнлеге белән аңлый башлыйм кебек. Бу тойгы—аның дөньяны кабул итү, аңлау рәвешенең турыдан- туры чагылышы.Ә аңлаган кешегә әлеге дөньяның сөенеченнән бигрәк көенече, фаҗигасе күбрәк.”
Ул—каләме бик тә үткен язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты. Туры сүзле, һич кенә дә пыскып яши торганнардан түгел. Халкының нужасын үз йөрәге аша үткәреп, татарның якты, ирекле киләчәге өчен җан атып яши ул.Мескенлекне җене сөйми, ирләргә биргесез гайрәтле көрәшче. Шул ук вакытта гадилек һәм гаделлек тә хас аңа. Милләттәшләребезнең йөрәге кай тарафта авыртса, аның да йөрәге шунда сыкрый.
60 яшенә менә шулай тәвәккәл адымнар белән килде Ф. Бәйрәмова.
Узган елның 5нче декабрендә ул алтынчы дистәсен түгәрәкләде.
Бер укучы язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштыра.
Укучы чыгышы: Ф. Бәйрәмова Саба районының Саба авылында туып үсә.Әлеге авыл элек тә зур булмаган, әле дә кечкенә. Башлангыч мәктәбе бар. Зур урман-сулардан ерак булса да, Мишәсе, чишмәсе, болыны, әрәмәсе бар. Әнә шундый матуөр табигать хозурында үсә ул.
Авылларындагы башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга җәяүләп күрше авылга йөри, аннары Сабаның үзенә юл тота. Әти-әнисе яныннан 15 яшендә, 10 сум акчасы белән чыгып китә ул. Бик яшьли каләм тибрәтә башлаган Фәүзияне Саба районында чыга торган “Җиңү байрагы” газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Тора-бара әдәбиятка кереп китә. Җаны белән язучы булса да, акылы белән тарихчы. 55 яшендә тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый.
Укучы чыгышы: Әтисе Сталин төрмәләрендә утырган, сугыш инвалиды, репрессиягә эләккән кеше. Кызының сәясәткә кереп китүен бик хуплап та бетермәгән. Дөрес чамалаган әти кеше: милләтен яклаган өчен суд каршына баса, хөкем ителә. Кызы да бәйсезлек тарафдары, улы бу мәсьәләгә саграк карый, ире исә Фәүзия ханымның төп киңәшчесе һәм ярдәмчесе.
“Сәясәт сезгә нәрсә бирде?” дигән сорауга Фәүзия ханым болай дип җавап бирә:”Ул миңа дөньяны аңларга, ялгышмаска һәм алданмаска ярдәм итте. Кайсы яктан китереп суксалар да, аякта басып калырга өйрәтте. Милләтемнең хокукларын яклаганда, ана арыслан кебек көчле, тәвәккәл, сизгер һәм сак булырга өйрәтте.
Ф.Бәйрәмованың татар, рус, немец телләрендә 33 китабы басылып чыкты. Алар арасында проза, публицистика, драматургия әсәрләре дә, олыларга да, балалар өчен дә китаплар бар.
Фәүзия ханым халкын, милләтен җаныдай күргән язучы.
Тарих укытучысы:
Ф.Бәйрәмова язмаларыннан: “Әгәр татар халкының үткәнен белмәсәм, бүгенге татар өчен, бәлки, көрәшеп тә тормас идем. Мин, тарихчы буларак, милләтебезнең никадәр бөеклеген, дистәләрчә дәүләтләр тотканын, дөнья әдәбиятына һәм сәнгатенә нинди җәүһәрләр биргәнен яхшы беләм бит! Дәүләтсез калганнан соң, татарның үзен саклау өчен тереләй җәһәннәм күперләрен кичкәнен, динебез, телебез, милләтебез өчен күпме корбаннар биргәнен дә беләм! Бүгенге көрәшебез аларның җан саклау өчен газапланулары янында бик кечкенә гамәл ул! Татар дин һәм тел өчен тереләй утларда янган, чукынмас өчен бозлы суларда батып үлгән, үзен һәм нәселен саклау өчен кара урманнарга, сазлыкларга яшеренгән... Ни кызганыч, бүгенге татарлар бу хәлләрне белми, белсәләр, алай җиңел генә телне һәм динне бирмәсләр иде. Әмма ничек кенә булса да, һәр татарн6ың җанында иман нуры бар, һәр татарның күңелендә үз дәүләте белән яшәү хыялы бар дип уйлыйм.Милләтнең исән калуы бүген һәр татардан тора—татарча сөйләшүең һәм татарча укуың белән, балаларыңны татар мәктәпләрендә укытуың белән, миллилекне саклавың һәм яклавың, үз милләттәшең белән гаилә коруың, милләт язмышына битараф булмавың, үз дәүләтчелегең өчен көрәшүең, Аллаһ кушканча яшәвең һәм үзеңнән соң иманлы нәсел калдыруың белән син милләтне саклап калырга ярдәм итәсең.”
Әдәбият укытучысы:
20 нче гасыр ахыры -21нче гасыр башында илебездә башланып киткән үзгәртеп корулар барышында ирешелгән казанышларның иң көтеп алынганы сүз иреге, матбугат иреге,хәбәрдарлык булды дисәк.һич ялгыш булмас.Нәкъ менә соңгы елларда тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп,һәртөрле кимсетелүләргә һәм җәберләнүләргә дучар ителгән,йорт-җирләрен,туган төбәкләрен калдырып,сөргеннәргә сөрелгән.шунда исәнлекләрен югалткан,байтагы шунда үзенең әҗәлен тапкан кешеләр турында әдәби әсәрләр белән танышырга мөмкин булды.
Тоталитар режимның “кызыл тәгәрмәче” беркемне дә аямый.милләтенә,шөгыльләренә,җенесенә, яшенә бәйсез рәвештә, барысын да таптый, изә.
Фәүзия Бәйрәмова, татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, шәхес культы елларының корбаннары булган татар хатын-кызларының язмышларын өйрәнде, бу хакта әдәби һәм документаль әсәрләр тудырды.Сталин чоры корбаннары булган татар хатын-кызлары турында Ф.Бәйрәмова “Кыңгырау”дип аталган повесть иҗат итте.
Тарихта репрессия еллары турында тарих укытучысы чыгышын тыңлаганчы, без сезнең белән кайбер төшенчәләрнең мәгънәләрен ачыкларбыз.
Сүзлек эше:
Репрессия-җәза бирү,кысу чарасы,җәзалау эше.
Культ-кемгә яки нәрсәгә булса да табыну.
Шәхес культы-җәмгыятьтә аерым тарихи шәхесләрне идеаллаштыру,аңа табыну.
Тарих укытучысы: Репрессия еллары.30нчы еллар уртасыннан Сталин үлеменә кадәр вакытны репрессия еллары дип атау гадәткә керде. Шулай да репрессияләрнең Татарстанда ин кызган чагы 1937-1938 нче елларга туры килә. Сүз кешеләрне иң авыр газапларга тарту хакында бара:кыйнау, йоклатмау, көннәр буе аяк өстендә бастырып тотулар һәм үлем җәзасы.
Сталин лагерьлары милләтебезнең иң акыллы,иң затлы улларын-кызларын юк итә, аларны рухи яктан сындыра. Күпме кешегә”халык дошманы”исеме тагыла. “Халык дошманы”ның баласына, туганына килгән авырлыклар турында китаплардан укып беләбез.
Төрмәләр, ГУЛАГлар аша узганнар,өйлэренә кайтарылсалар да, берничә ел буена эчке киеренкелек халәтендә яшәгәннәр.
1991 нче елдан башлап, 30 нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
II.Алга таба язучының “Кыңгырау”повесте буенча әңгәмә үткәрелә.
1.Әсәрне өлешләргә бүләбез (4 өлешкә:1)Айсылуның яшьлек еллары.
2) Айсылу-төрмәдә.
3)Иректә.
4)Айсылуның үлеме.
2.Әсәрнең композициясе(төзелеше) турында нәрсә әйтеп була?
(Айсылу карчык моннан 50 еллар элек үзе белән булган вакыйгаларны бер төн эчендә хәтерендә яңарта. Төннең беренче яртысы бар, икенче яртысы бар.Үткән белән бүгенге көн вакыйгалары чиратлашып бара.)
3.Әсәрдә конфликт нәрсәдә чагыла?
(Конфликт төшенчәсен искә төшереп үтәбез. Конфликт-ике тараф арасында низаг,тартыш,бәрелеш. Әдәби әсәрдә характерларның,идеяләрнең, теләк-омтылышларның кискен бәрелеше. Бу әсәргә килсәк, конфликт түбәндэгеләрдә: 1) Гаепсез кешегэ гаеп тагу; 2)Иле өчен хезмәт иткән,иле өчен яшәгән,тырышкан кешене шул ил җәзага тарта).
4.Образлар системасы.
1).Айсылу- революциягэ хәтле үк Аитова мәктәбен бетереп,озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән,бүген инде лаеклы ялда. Аны укучылары хөрмәт итә. Авыл халкының яртысы- анын укучылары. Язмышы фаҗигале:10ел гомерен төрмәдә үткәргән. Авырлыкларны күп кичергән.
2).Галимҗан-Айсылуның ире.Айсылу белән мәктәп эшен тикшерергә килгән вакытта таныша.Портретын укыйбыз:”Кара кашлары астыннан яшькелт үткен күзлэре карап тора,ничектер яратып,баласытып карыйлар. Йөзе,тәне каракучкыл,әллә җил-яңгырдан шундый төскә кергән,әллә тумыштан шулай. Чәчләре бөдрә-алкаланып,маңгаена ук төшеп тора. Егетнең йөзе, карашы бөркетне хәтерләтә-нык, кырыс, горур, серле-сихерле.”
Алар бер-берсенә гашыйк булалар. Галимҗан Айсылуның чәч тәңкәләреннән.чулпыларыннан кыңгырау койдырып кайта. Эченә кара алтын белән”Айсылу” дип яздырта.
3).Газизҗан-мәхәббәт җимеше-уллары
4).Кыяметдин-авыл советы рәисе. Айсылуда укыган, 2-3 яшькә генә кече,ул да илдэге сәясәт корбаны.
5).Асылбикә-Айсылуның әнисе.
6)Вәлиулла-көтуче,хатыны үлә,өч бала белән тол калган ир.
5.Әсәрнең метафорасын табабыз.
(Метафора-читләтеп күчмә мәгънәдә кулланылган сүз яки тәгъбир.Аны табу өчен ике предмет яки ике вакыйга булуы зарури. Шуның берсе-төп вакыйга,икенчесе-сюжетка катнашмый торганы-метафора була.Гадәттә, әсәргә анализ метафора табудан башлана.
Монда метафора-яшенле яңгыр,күк күкрәү. Яшен-илдәге сәяси режим.Автор яза:”Яшен сайлап алып кына сукты. Иң бәхетлеләрне,яшәргә омтылганнарны,иң ышанганнарны...
...Яшен яшьни. Яшен хәтернең бөтен почмакларына барып җитә...
...Янгыр,бөтен авыл өстенә җәелеп, котырынып ява. Яңгыр пәрдәсен ярып, тагы яшен яшьни,тагын күк күкри).
6.Репрессия еллары әсәр геройлары язмышында ничек чагылыш таба?
(Айсылуның ире Галимҗанны шпионажлыкта гаепләп кулга алалар, эштән чыгаралар, квартираларының бер бүлмәсен алып, күршеләренә бирәләр. Үзен 20 елга сөргенгә сөрәләр. Алып китәселәрен Галимҗан сизә кебек:Гаиләсен авылга, Өтернәскә, кайтарып кую теләге көчле аңарда.)
13 яшьлек уллары Газизҗанның да күзлэрендэ борчу-сагыш. Ул уйчан, эндәшми, сөйләшми башлый.)
7.Авылда Айсылу белән улын ни көтә?
(Анда да алар артыннан күзәтү оештырылган икән бит.Кыяметдин ана белән балага Казанга китәргэ куша. Августның кояшлы, җылы бер көнендә,әнисе Асылбикә карчыкны елатып, улы Газизҗанны җитәкләп, Айсылу кабат юлга чыга.Үзләренең элеккеге йортларына барып керәләр.
“Ул төнне дә бөтен Казанны каплап, котырып яңгыр яуды. Ана белэн бала яңгыр тавышыннан бераз тынычлангандай булып йокыга киттелэр. Ана белән бала,бер-берләренең сулышын тыңлап, бер түбә астында соңгы төннәрен йоклыйлар иде.”-дип яза автор.
Алга таба Айсылуны төрмәгә алып китү эпизодын укыйбыз.)
8.Айсылуның төрмәдән котылу мөмкинлеге бар идеме?
(Иреннән ваз кичсә,аның чит ил шпионы икәнлеген танып кул куйса чыгарасылар икән. Күпләр шулай эшлиләр. Әмма Айсылу иреннән ваз кичмәде. Шпион икәнлегенә дә, чит илләр белән хат алыша, дигәннәренә дә ышанмады. Ышанмады, кул да куймады.)
9. Халык дошманнарының хатыннарына нинди хөкем карары чыгарыла?
(Аларны кайсын-ун,кайсын-15-20 елга Себергә сөрделәр, ә балаларын, аерып алып, балалар йортларына, дәуләт тәрбиясенә тапшырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һэм җүләрләр йортлары шыплап тулды.)
10.Ун ел төрмә срогын тутырып иреккә чыкканнан соң , Айсылу белән бәйле вакыйгаларны атагыз. (Бу вакытта сугыш инде беткән. Айсылу, товар поездына утырып, Казанга юл тота. Әмма аңа Казанга керергә ярамый. Авыллары турысына җиткәч, поезддан кар өстенә сикерә, бата-чума өйләренә кайтып җитә. Тормышлар авыр, улы Газизҗан сугышта хәбәрсез югалган. Кайгы-хәсрәт, кимсенү, чарасызлык хисе идарә итә Айсылу белән. Авылда аны иң авыр эшләргә кушалар: чокырын да казый, абзарын да сала, урманын да кисә.)
11.Әмма Айсылу, иренә мәхәббәте, хөрмәте никадэр зур булмасын, Галимҗаннан ваз кичәргә мәҗбүр була. Моның сәбәпләре нәрсәдә?
(Язмыш хәсрәтнең яңасын әзерләп куя:төрмәдә булганнарны кабат җыя башлыйлар. Кабат төрмәгә керүдән котылу өчен, иреннән ваз кичәргә кирәк.
Ярдәмгә Асылбикә карчык килә, чөнки бала –әни кеше өчен иң кадерле зат, йөрәк парәсе. Ул кызын өч балалы тол ир Вәл иуллага димли. Әсәрдән өзек укыйбыз:
-Менә, кызым , Вәлиулла, -диде әнисе. -Ике ай элек хатыны үлде. Өч
Айсылуның дәшми торуын күреп, Вәлиулла телгә килде.
-Рәнҗетмәм,-диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә, -көтуче хатыны булырга хурланмасаң, өч баламны авырыксынмасаң,чык үземә...
-Ярар,-диде Айсылу чит тавыш белән ,-Галимҗанны хурлап искә төшермәс булсаң,үткәннәрем белән битәрләмәсән, мин сина чыгарга риза. Балалар хакына...)
12.Күп еллар узгач, Айсылу ире белән очраша.Элеге эпизод тасвирланган өзекне укып курсәтәләр.
(Аның инде күзләре сукыр. Рәнгыя исемле мәрхәмәтле хатын аны үз канаты астына алган. Соңыннан үлә.”Шулай итеп, хәтердәге ай нуры да өзелде, чулпы чыңы да тыңды, ялгыз, хәтерсез буш гомер генә калды”,- дип яза автор.
13.Әсәрнең фокусын табабыз. (Фокус-өлешләрне җыеп торучы образ, каршылык. Фокус текстның иң тыңгысыз җире. Ул төрле мәгънә ала,үзенә төрле өлешләрнең эчтәлеген җыя. Гадәттә, татар язучылары фокусны әсәрнең исеменэ чыгаралар. Димәк, мондый образ-кыңгырау. Кыңгырау-символ, ул чакыра, кисәтә, хәбәр итә, һәрвакыт уяу булырга өнди.
III.Йомгаклау.
1.Язучы әлеге әсәрендә нинди проблема күтәрә?
(Тормыш шартлары, хөкумәт тарафыннан алып барылган ялгыш сәясәт кешелэрне тупасландыра, аларда кешелеклелек җуела бара.)
2.Әсәрнең темасын билгелибез. (Халкыбыз язмышына төшкән фаҗига.)
3.Әсәрнең идеясе. (Мондый хәлләр башка кабатланмасын иде. Үз халкыңны кыру, бер-береңнән шикләнү, һәрдаим куркып яшәү унай нәтиҗәләргә китерми. Араларында гаеплеләре дә булгандыр, алар куләгәсендә бер гаепсез кешеләрнен, балаларнын тилмерүе аяныч. Ил дилбегәсе акыллы башлар кулында булсын.
Укучылар! Киләчәктә милләтебез сакчылары,халкыбызнын унган-булган, гадел уллары-кызлары булсагыз иде. Туган илебезне, туган телебезне, туганнарыгызны ярату, хормәт итү, тырышып уку, олкәннәрне зурлау, ныклы ихтыяр көченә ия булу, саулыгынны кайгырту, гузәл холыклы булу сезне фәкать бизәр генә.
IV.Өй эше.
Авылда яшәгән өлкән кешеләрдән репрессиягә эләккән гаиләләр язмышы турында сорашырга, алар турында мәгълумат тупларга.
Файдаланылган әдәбият
1.Бәйрәмова Ф. “Моң”, Казан,ТКН,1991.
2.”Ирек мәйданы” газетасы тупланмасы.
3.”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”. 3 томда.