“Без Тукайлы халык”
Без үскәндә әбиләр юатты,
Тукай әкиятләрен сөйләп.
Әниләр бишек тирбәтте,
“Әллүкине” көйләп.
Мәктәп бусагасын атладык,
Тукай телен өйрәнергә.
Моңсу булмаганнар да моңлана,
Тукайның “Туган телен” көйләгәндә.
Җырны әсир итеп булмый,
Богулый да алмыйсын аны.
Бөек Тукаебызның “Туган теле”
Танытты бу дөньяга татарны.
Кайчагында милләт язмышы турында
Әллә нинди уйлар килә башыма.
Шул чакта “Без Тукайлы халык”, -
дип кычкырасым килә бөтен җиһанга.
“Әйе, Без Тукайлы халык”,
Без Тукай оныклары!
Бездән соң да дәвамлы булсын,
Бөек Тукаебызның даны.
|
Школа |
Ф.И.О. учителя |
Номинация |
|
МБОУ «Тетюшская СОШ №1 имени Ханжина П.С.» |
Мавлиханова Миляуша Шаукетовна |
«Литературное творчество» |