Эшчән белән ялкау.
(әкият)
Яшәгән ди ике малай. Беренче малай эшчән һәм батыр булган, ә икенче малай ялкау булган, бер эшне дә яратмаган. Эш яратучы малай иртән торып бакчада эшләгән, урманга утынга барган, әнисенә дә ярдәм итәргә өлгергән. Ә ялкау малай әзер ашка гына караваттан тора торган булган, эшләргә бернинди дә теләге булмаган.
Беркөнне әниләре балаларына әйткән:
- Яраткан балаларым, менә сез үстегез инде, хәзер сез үз гомерегезне үзегез төзергә тиеш, акыллы хатыннар табыгыз. Менә сезгә азрак акча.
Менә ике малай чыгып киткәннәр. Тырыш малай урманнар буйлап барып, күп батырлыклар кылган һәм шулай ук, эшчән, матур, акыллы кызны тапкан. Алар бер-берсенә ошаганнар. Бу малай кызны әнисе белән таныштырырырга алып кайткан. Ә ялкау малай бернәрсә дә эшләмәгән, хатын да тапмаган, акчасын да югалткан. Абыйсына карап, ул бик оялган.
Һәр эшчән кешенең гомере бәхеттә, байлыкта уза, ә ялкауның гомере гел бәхетсез була.
Хафизова Камилә, 3А сыйныфы укучысы