| МАДОУ «Детский сад № 291» Московского района города Казани | Чигашова Римма Рашидовна | Литературное творчество (стих) | «Тукайга хат» |
Тукайга хат.
Безгә сине язлар бүләк итте,
Ел да сагынып искә алабыз.
Моңлы сазың бер дә тынмас төсле,
Варисларың булып калабыз.
Кыска гомер биргән ачы язмыш
Бигрәк каты сине сынаган.
«Артык кашык» булган ятим йөрәк
Лачын төсле горур чыдаган.
Аз яшәп тә, бик күп эшләр кылдың,
Һичберкем юк моны белмәгән!
Татар теле гимны – «Туган тел»не
Ничәмә кат халкың көйләгән!
Һәр апрельдә безне синең яныңа
Таш һәйкәлең дәшеп китерә.
Саф күңелең төсле ак чәчәкләр
Уйланырга мәҗбүр иттерә.
Чәчкә сулыр, хатирәләр калыр,
Шәкертләрең сакта торганда.
Сиңа хөрмәт бары арта барыр
Бездәй оныкларың булганда.
Бөек исемең мәңге истә калыр,
Сакланыр ул мең-мең гасырлар.
Маяк булыр син кабызган утлар,
Сүз бирәбез: без – Тукайчылар!