| Шайхиева Айзира Ильдусовна |
8 класс | МБОУ «Шурабашская ООШ» | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна | Литературное творчество | Тукай безнең йөрәкләрдә |
Тукай безнең йөрәкләрдә.
Ятим бала булганга,
Тукай бик моңлы булган.
Аның шигырен укыганда
Һәркемнең күңеле тулган.
Шәкерт булган вакытта ук
Ул дөньяны таныган
Елга, күлгә, урманнарга,
Чишмәләргә сокланган.
Нәни Апуш дип йөргәннәр
Аны сөеп, яратып.
Арча ягын калдырган ул
Бар дөньяга танытып.
Кырлае гына ни тора,
Әкияткә кереп калган
Әкият, шигырь, җырларыннан
Бар кеше гыйбрәт алган.
Тукаебыз эз калдырган
Ул һаман безнең белән.
Халыкның бөек шагыйре
Ерак буыннан килгән.
Нәни Апуш бик акыллы,
Булган сабыр һәм зирәк.
Дуслар, безгә дә Тукайдан
Үрнәк алырга кирәк.
Тукаебыз гел яшәсен,
Без аңа бик рәхмәтле.
Илләребез тыныч булсын,
Тоеп яшик рәхәтне.
Шәйхиева Айзирә Илдус кызы 8 нче сыйныф укучысы