| Даутов Самат Рамилевич | 6 кл | МБОУ «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» | Шарипова Гулия Магсумовна | Литературное творчество - стих |
Даутов Самат Рамил улы,
Әгерҗе районы Л. Айтуганов
исемендәге Девятерня төп
гомумбелем бирү мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы
“Әтиләрнең кадерен белик”
“Әттә, әти, әткәем,” – дип,
Ачылган минем телем.
Әтиемнән килгән миңа
Яшәү турында белем.
Алыштырмагыз беркемгә,
Әти була бер генә.
Әткәйләрнең кадерләрен
Белү кирәк гомергә.
Әнкәм сүзләреннән төзим
Әтиемнең сурәтен.
Минем бик тә, бик тә килә
Әтиемне күрәсем...
Әтиле малайлардан мин
Чынлап торып көнләшәм.
“Әткәйләрне саклагыз!”- дип,
Һәммәсенә дә дәшәм.
Минем теләк
Мин – гади авыл малае,
Яратам авылымны.
Шул авылда яралган бит
Шәҗәрәмнең тамыры.
Әбием дә, бабаем да
Монда туып үскәннәр.
Ул һәм кызлар тәрбияләп,
Бик матур яшәгәннәр.
Әтием дә, әнием дә
Авылда төпләнгәннәр.
Майгай тирле хезмәт аша
Яшәү тәмен белгәннәр.
Кече ул – мин Самат булам –
Шәҗәрәм дәвамчысы,
Әби-бабай, әти-әни
Нигезен саклап торучы.
Авылларда минем кебек
Малайлар булсын иде.
Ата-баба нигезләрен
Шулар сакласын иде.
Бетмәсен иде авыллар,
Һәрвакыт гөрләп торсын.
Нәсел дәвамчысы булып,
Оныклар туып торсын.
Шәҗәрә дәвамчылары без
Авылыбызны саклыйк.
Шул чагында авылыбызның
Киләчәге булыр нык.