| Минегалиев Разыйл Рамилевич |
4 класс | МБОУ «Верхнемактаминская ООШ» Альметьевского муниципального района РТ | Шайхлисламова Ландыш Варисовна | Литературное творчество – стих |
Тукай абый
1. Тукай абый, кайда син?
Нишләп бер дә кайтмыйсың?
Нигә кайтып балаларга
Әкиятләр язмыйсың?
2. Тукай абый, син бит элек
Яраткансың җырларга.
Шуның өчен һәр кич сине
Җыелганнар тыңларга.
3. Кичләр җитсә, минем дә бит
Җырлар җырлыйсым килә.
Җырлар җырлап, Тукай абый,
Сине уйлыйсым килә.
4. Кайчагында, кошлар булып,
Мин очып китәр идем.
Хәл белергә синең янга
Эх, барып җитәр идем!
5. Әкияттәге Шүрәледәй
Минем буласым килә.
Урмандагы һәр кешенең
Котын аласым килә!
6. Бүреләрдән курыкмыйча,
Учак янына утырып,
Кәҗә, Сарык белән бергә
Ботка ашыйсым килә.
7. Су анасының тарагын
Эх, бер күрәсе иде!
Арча, Кырлай якларында
Кунак буласы иде.
8. Әкиятләрең, шигырьләрең
Күңелебез түрендә.
Тукай абый, мәңге балкы
Якты матур йолдыз булып
Милләтебез күгендә!
Разыйл Минегалиев, 11 яшь