Табигатьнең теле булса әгәр....
Табигатьнең теле булса әгәр
Ниләр сөйләр иде микән ул?
Бу кадәрле рәнҗетүгә безнең
Ничек түзим икән , дияр иде ул.
Сулар һавам бик пычрак минем
Киселеп бетте инде урманнар..
Урманнарда яшәр өчен, дуслар,
Калмады бит төлке, куяннар.
Калмады бит чиста сулыкларым,
Кибеп корды чишмә, коелар.
Агач ботагына утырып сайрарлык та
Кайта алмас микәнни кошлар?
Кешеләрнең битарафлылыгы
Үзәкләрне өзә, телә бәгырьне.
Яз да элеккечә яз түгеллегенә
Кеше, син үзең түгелме соң гаепле!?
Матур булып яз кояшы көлми,
Сулар акмый нигә йөгереп.
Кошлар туган якка кайта алмыйча,
Йөриләр икән кайда тилмереп?
Канлы күз яше түктермә табигатьне,
Бул ,кеше, син бераз тәртипле.
Яшә кануннарга буйсынып син,
Рәнҗетмәче мине, бул син шәфкатьле.
Нурлат районы
Якушка урта мәктәбенең
11нче сыйныф укучысы
Сәйфетдинова Ләйсән иҗади эше.