Нәкъ Казан уртасында,
Тукайга һәйкәл тора.
Алга төбәлгән карашы,
Ямьле нур сибеп тора.
Һәр ел искә алабыз ,
Һәйкәл янына килеп.
26 нчы апрель көнне-
Тукайның туган көне.
Шүрәле белән Су анасын,
Бик яратып укыйлар.
Тукайны искә алып,
Аңа рәхмәт укыйлар.
Үтә еллар, тора горур
Тукай Казан түрендә.
Онытмыйбыз, хөрмәтлибез,
Тукай безнең куңелдә.
Диана Афлятунова,
6 нчы класс укучысы,
Т Р Апас муниципаль районы ГБМБУ
“Сатмыш төп гомуми белем бирү мәктәбе”.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Афлятунова Диана |
6 |
МБОУ «Сатламышевская основная общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района Республики Татарстан |
Гайнуллин Тауфикъ талгатович |
Литературное творчество – стих |