| МБОУ «Гимназия №52 г.Казани» | Шафигуллина Сирина Ильдусовна |
Художественное творчество |
Апрель һәм Тукай.
Язлар килде туган якларыма,
Апрель җитте ямьгә уралып.
Күңелләргә шатлык нуры иңде,
Уйларым да китте чуалып...
Апрель бит ул кышны буйсындыра,
Бар җиһанны назлап уята.
Апрель безне шигъри җанлы иткән
Бөек Тукай турында уйлата.
Апрель ае, Тукай туган көне -
Бу икедә нинди бергәлек?
Икәве дә безне уятучы
Һәм нурлаучы мөһим бердәмлек.
Телебез дә Тукай шигырьләрен
Сөйләп ачылганга, күрәмсең,
Апрель аен сөенеп көтеп алам
Тукай ае җитә диярсең.
Бик күп җәфа чиккән Тукаебыз,
“Күпме күз яшләре түгелгән”.
Ләкин һәркем күңелендә шагыйрь
Алтын җепләр белән “чигелгән”.
Шагыйрьләр дә, язучыларыбыз да
Онытмыйлар аны, зурлыйлар.
Тукай бүләгенә лаек булып,
Эчтән аңа рәхмәт юллыйлар.
Без, барыбыз, әйтерсең лә аны
Бишектән үк ишетеп беләбез.
Ата булып карамаган Тукай
Җырларында көн-төн үскәнбез.
Әкиятләрен тыңлап тәрбияләндек,
Шигырьләре сүнмәс рух бирде.
Туган илне, телне сөяргә дә
Өйрәтүче – шул Тукай үзе.
Онытмабыз, сине, Тукаебыз,
Телебездә исемең һәрдаим.
Үгет-нәсыйхатең, туры сүзең
Юл күрсәтә кебек көн саен!