| Шавалеев Ислам Ринатович |
7А | МБОУ «СОШ №8» г.Лениногорска РТ | Хасанова Гулия Асхатовна | «Литературное творчество- стих» |
Ана – бөек исем.
(Шигырем барлык Аналарга багышлана.Г.Тукайның әнисе- Мәмдүдә апа рухына дога булып барып ирешсен)
Ана ул- бөек исем.
Нәрсә җитә Ана булуга!
Күзләрендә ташый сөенеч,
Нарасыен алса кулына.
Ана йөрәге изге бит ул,
Яхшылыкның сыйган бары да.
Ана назын тоеп үсә бала,
Әнисенең җылы кочагында.
Аналарның кадерен белик,
Алар исән чакларда!
Әниләрне калдырмагыз ялгыз,
Алар бит бөек затлардан!
Җәлил,Алиш,Такташлар
Дан җырлаган Аналарга.
Изгелек Һәм мәхәббәт хисе
Уяткан балаларда.
Сугыш чоры да сындырмады,
Горур булды безнең Аналар.
Тормыш йөген ялгыз тартты,
Итәгендә калды балалар.
Хәтерләүдән курыкмыйк без,
Онытмыйк Һичберсен!
Әниләрдән күргән изгелек,
Йөрәкләргә уелып керсен!
Шәвәлиев Ислам
Лениногорск шәһәре
8 нче урта мәктәбенең
7А сыйныфы укучыс