Хәлиуллина Ризидә Хәмит кызы, ДБГБУ “Минзәлә
шәһәренең ятим балалар һәм ата-ана
тәрбиясеннән мәхрүм калган,
сәламәтлекләре чикләнгән балалар
өчен интернат-мәктәбе”
татар теле укытучысы-дефектолог
"Тукай иҗатында экология һәм әхлак мәсьәләләре"
Балаларга экологик һәм әхлак тәрбиясе бирү - дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тизлеге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара. Экология проблемасының глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы, без, укытучыларда да борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, әхлаклылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенең сәламәтлек, туклану,гомумән, яшәеш чыганагы. Табигать дигәч, иң беренче чиратта, калын яшел урманнар, саф сулы чишмәләр, бай тарихлы елгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп яткан далалар күз алдына килә. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә, табигатьне саклау- һәр кешенең изге бурычы.
Экологик белем һәм әхлак тәрбиясе бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Бу темага язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.
Г.Тукай үзенең шигырьләрендә туган җиребез матурлыгына, гүзәл табигатенә дан җырлаган шагыйрь. Табигать темасын һәр язучы үзенчә күрә, тасвирлый, укучыга төрле тел бизәкләре, сурәтләү чаралары, әдәби алымнар аша ачып бирә. Шагыйрьнең пейзажы туган туфрактан, балачагы үткән Кырлай якларыннан аерылгысыз. Пейзаж күп очракта сабыйлык хатирәләре аша үтеп тасвирлана. Тукайның туган як табигатенә балаларча мәхәббәте сизелеп тора. Шигырьләренең исемен дә күңелгә якын, үз итеп «Туган җиремә», «Туган авыл», «Җәйге таң хатирәсе» дип атый.
Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле һәм әхлаклы булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача.
Шагыйребез иҗатында әйберләрне җанландыру, сынландыру, хайваннарны кешеләргә хас аерым билгеләр белән сурәтләү алымы киң файдаланыла. Бу аеруча йорт хайваннарын һәм кош-кортларны бирүдә күзгә ташлана. Ул шигырьләрендә һәрбер җан иясенең индивидуаль портретларын таба, аларны билгеле бер характерда, җанлы тормыш эчендә ача: “Мияубикә”, “Бичара куян”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Шаян песи”, “Күгәрчен”, “Карлыгач” ,”Карга”, “Кошларга”, “Кошчык”һ.б. шундыйлардан. Тукай үз шигырьләре аша балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә.
Шагыйрь хайваннарны дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган “Гали белән Кәҗә” шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчсез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. “Бичара куян” әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.
Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә – корткычлар.
“Мияубикә” шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була.
Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. “Бу җиһанның дусны дустан аеруы бигрәк яман!” – дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.
Мифологик сурәтләргә бай “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләре халык әкиятләре стилендә язылган, тирән халыкчанлык белән сугарылган. Биредә табигатьнең бөтен матурлыгы һәм серлелеге сыйдырылган. Шагыйрь үзенә генә хас алым һәм зур осталык белән укучыларны табигать дөньясына алып керә, матурлыкны тоя һәм күрә белергә өйрәтә.
Г. Тукай үзенең авылының гаҗәеп табигатен, үз вакытын белеп алышынган ел фасылларын, аларның һәрберсенең үзенә хас матурлыгын соклану катыш гаҗәпләнү хисләре белән яза. Кырлай авылы тирәсендәге калын урманнарны, сайрар кошлары, җәнлек-җанварлары, хуш ис бөркегән чәчкәле, кызыл җиләкле аланнары турындагы шигъри юллар кайсы укучыны гына хыял дөньясына алып китми икән?
Урман татар халкының тормышында да зур урын алып тора. Шул сәбәпле, әдәби әсәрләрдә урманны сурәтләү еш очрый. Тукай урманыбызның гүзәллегенә соклана. Борын-борын заманнардан бирле ул кешене туйдырган, һәртөрле куркыныч хәлләрдән саклаган. Урман — дәва ул, сәламәтлек чыганагы. Бөек рус галиме Менделеев әйткән: «...урман утырту илеңне дошманнан саклау шикелле үк изге эш, кешеләрнең урманга карата булган мөнәсәбәте буенча илнең культура дәрәҗәсен билгелиләр, диләр!..»
Су анасы да — халык авыз иҗатында киң таралган образ. Авыл малаеның ялгыш адымы, аның эчке газабына әверелеп, тәүбәгә китерә. Шагыйрь, әкияти эчтәлектән чыгып, укучыны гыйбрәтле уйга сала.
Шагыйрьнең, миф дөньясына хас образлар ярдәмендә иҗат ителгән бай эчтәлекле, матур яңгырашлы, киң хыялый поэмалары укучыларында мифик образларга карата кызыксыну уята. Бу әсәрләрендә укучыны гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою гүзәллеккә омтылу хисе уята.
ХХ гасыр башында промышленность үсә башлый, шәһәрләрдә күп кенә завод – фабрикалар ачыла. Аларда эшләү өчен авыл кешеләрен җыялар. Казан да читтә калмый. Завод-фабрикаларда эшләү өчен кешеләр кирәк. Саф табигать кочагыннан шәһәргә килгән кеше тынчу, пычрак мохиткә эләгә. Бу хәл шагыйрьне борчуга сала. Сәнгать үсеше табигый матурлыкка зыян китерә.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан. (“Казан”)
Шагыйрьне бөтен “өязгә нур чәчеп” торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.
Бөек шагыйребез “Экология” фәнен өйрәнмәсә дә, Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. Экологиянең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә.
Г.Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга, әхлакый яктан тәрбияле булырга тиеш. Шулай булганда гына “тәнгә дә, җанга да мунча” (“Тәлләһеф”) табылыр. Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.
Г. Тукай иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә шагыйрь.
Һәм шушы әсәрләре белән ул кешеләргә: “Табигатьне саклагыз!” – дип әйтә кебек.
Бүгенге көндә кешеләр табигатьне сакламыйлар. Елгалар пычратыла, хайваннар үлә, күп кенә үләннәр, чәчәкләр, агачлар юкка чыга. Габдулла Тукай табигатьне сакларга тырышкан. Безне дә шуңа өнди!
Г.Тукайның табигатькә багышланган шигърияте укучыны дөньяга гаҗәпләнеп карарга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Яшь укучылары өчен шагыйрь танып-белү материалы бирә, табигать табышмаклары иҗат итеп, баланы уйлануга этәрә, сораулар куя. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы», «Җәй көнендә», «Көз», «Чыршы» һ. б. күп шигырьләрендә татар авылының табигатенә мәдхия җырлый. Яңгыр, чык, кырау, буран, җил, кояш, ай, яз, көз, җәй, кышның — һәрберсенең үзенчәлекле билгеләре турында шигъри ачышлар ясап, укучы күңеленә җиткерә.
“Көз”, “Мәктәптә” шигырьләрендә исә әлеге тема инде киңрәк планда һәм тулырак бирелә, фикер катлаулана төшә: “саргаю” билгесенә кошлар китүе, игеннәр җыелу, кояшның җылысы кимү һ.б. сыйфатлар өстәлә.
“Яратырга ярый” шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына әхлаксызланып табигый матурлыкка тап төшерә.
Тукай — безнең халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.Тукай турында уйланмаган, аның шигырьләрен, әсәрләрен укып сокланмаган татар кешесе юктыр. Гомумән, татарларга гына түгел, бөтен төрки дөньяга якын шәхес ул. (рус телле укучы кыз башкаруында “Туган тел” 3 телдә башкарыла)
Кулланылган әдәбият.
1. Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. 4 том. Проза. Публицистика (1907-1913), - Казан, Тат.кит. нәшр., 1985.
2. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. - Казан: Татар.кит. нәшр., 2006.
3. Лаисов Н. Габдулла Тукай. Тат.кит.нәшр.,
4 .Нуруллин И. Тукай.-Казан, Тат.кит.нәшр., 1979.
5. Рәсүлова З. Тукай эзләреннән.-Казан,Тат.кит.нәшр., 1985
6. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.- Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер нәшрияты” (ТаРИХ), 2002.
7. Халит Г. Тукай иҗаты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1956
8. Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. - Казан: Мәгариф, 2007
9. Яхин А.Г. 9 нчы сыйныфта татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен кулланма. - Казан,“Мәгариф”,1994.
| Khaliullina_R_Kh_Tukay.doc | [ ] | 113 kB |