Тукай шигырьләрен көйләп әйт.
Әйтер булсаң үгет – нәсыйхәт,
Тукай шигырьләрен көйләп әйт.
Күрсен бала, белсен, өйрәнсен –
Кая ялган, кая хакыйкать.
“Су анасы” куша урлашмаска,
“Эшкә өндәү” өнди эшләргә.
“Сабыйга”сы дәшә батырлыкка
Ышанмаска явыз көчләргә.
Сабагына йөреп күпне белсен,
“Пар ат”ына утырып, илләр гизсен.
Табигатьнең хозурлыгын күреп,
“Шүрәле”сен укып, бераз көлсен.
|
Ф.И.О. участника |
Школа |
Номинация |
|
Фатхлисламова Сания Сагитовна |
МБОУ ООШ №8 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан |
Литературное творчество-стих |