Тукай истәлегенә.
Казан артында бардыр бер авыл,
Кушлавыч дип атала.
Язның матур бер көнендә
Бер бала тавыш сала.
Яшь сабыйны бу дөньяда
Нинди көтә киләчәк?
Хәсрәтле балачак,авыр тормыш
Кыенлыклар әле күрәчәк...
Сөю-назны күрми,ач-ялангач,
Оядан-ояга очкан кош сыман
Бәхет эзләп Габдулла
Җаекларга таба юл ала.
Канатларын Җаек ныгыта,
Тукай итеп аны таныта.
Туган туфрак,изге Казан
Каршы ала әйтеп азан.
Пар атларда чабып Казанга,
Тукай кайта –йөрәк ашкына.
Зур өметләр баглап Ватанга,
Шигъри сүзен әйтә халкына.
Ямьле язда аның туган көне
Искә алмый калмыйбыз.
Кыска гына шигьри гомеренә
Сокланмыйча кала алмыйбыз.
Яши бирә Тукай йөрәкләрдә
Һәр шигырьдә аның карашы.
“ Су анасы”, “ Шүрәле”ләр белән
Безгә һаман алга барасы.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Шутова Ризида Бариевна |
учитель |
ГБООУ Новокашировская санаторная школа-интернат |
Литературное творчество |