Шүрәле урманында.
Күптән түгел барган идек
Якындагы урманга.
Матур чәчәк, тәмле җиләк
Җыярбыз дип, без анда.
Менә, менә хәзер үк
Чыгар төсле Шүрәле.
Якында, куак артында,
Нидер бар бит ,күр әле.
Озын бармаклылардан
Мин инде курыкмыймын.
Әгәр кинәт килеп чыкса,
Исәнләшеп куярмын.
Мин беләм: Шүрәле белән
Табачакмын уртак тел.
«Былтыр» сабак биргәннән соң
Ул инде усал түгел.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Сулейманова Ризиля Чулпановна |
3 |
МБОУ “ Новошешминская начальная школа-детский сад” Новошешминского района |
Фахрутдинова Рафися Галимзяновна |
Лит.творчество-стих |