Халкым онытмас.
Кеше гомерендә иң истәлекле,
Миңа калса үткән балачак.
Шаулап узган көннәрне
Һәркем үскәч искә алачак.
Тик Тукайның булды микән,
Искә алыр шундый көннәре.
Туры килде микән балачакта,
Ишетергә җылы сүзләрне.
Балачагы авыр үтсә дә,
Тукай бердә югалып калмаган.
Мәшһүр, белемле кеше булыр өчен,
Зур тырышлык куйган, укыган.
Нәниләргә бик күп әкиятләр,
Матур шигырьләр язып калдырган.
“Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен,
Һәммәбез дә яратып укыган.
Әкиятләре үзенең укучысын,
Тәрбияле булырга чакыра.
Ә “Туган тел” шигыре һәр балада,
Үз теленә хөрмәт уята.
Шундый шигъри җанлы Тукаен,
Халкым беркайчан да инде онытмас.
Аңа булган җылы, матур хисләр,
Күңелләрдә мәңге суынмас.
|
Ф.И.О. ученика |
Класс |
Школа |
Ф.И.О. руководителя |
Номинация |
|
Государственное бюджетное оздоровительное общеобразовательное учреждение санаторного типа для детей, нуждающихся в длительном лечении «Новокашировская санаторная школа - интернат" |
Нигматуллина Флюза Азгатовна, учитель татарского языка и литературы |
Литературное творчество – стих педагоги |