|
Сиразиева Зульфия Васильевна |
воспитатель |
МБДОУ Детский сад № 45 «Машенька», г. Набережные Челны |
Урок |
“Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт”Зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
|
“Габдулла Тукай әкиятләренә сәяхәт”
Зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы
Сиразиева Зульфия Васильевна, тәрбияче
Максат:Балаларны Г.Тукай иҗади эшчәнлеге белән кызыксындыру өлкәсендә эффективлыкны күтәрү.
Бурычлар:Балаларны Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән таныштыру. Габдулла Тукайның әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.Габдулла Тукайиҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар:Г.Тукай китап күргәзмәсе, портреты, магнитофон, слайдлар,урман аланы күренешен ясау, шүрәле, су анасы, күбәләк, кәҗә һәм сарык киеме әзерләү.
Тәрбиячеләрнең, музыка җитәкчесенең әзерлеге: залны әзерләү, сценария язу, материаллар туплау, балаларга киемнәр әзерләү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш: Г.Тукай турында сөйләшү. Аның әкиятләрен уку, шигырьләрен һәм җырларын өйрәнү.
Барышы:
Салмак кына көйгә балалар залга керәләр. Залда урман аланы күренеше.
Алып баручы:Балалар, тирә- якта нинди матурлык. Кышкы йокыдан соң табигать уяна, агачлар яфрак яра, яшь үләннәр чыга, тирә-якта яз исе килә.
1 бала Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач,
Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:
2 балаКүпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин.
3 бала Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,
Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә “шарт!”
4 бала Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәкләрнең исен.
Алып баручы:табышмак әйтәм, кем зирәк , шул чишәр тизрәк.
Боз hәм кар эреде
Сулар йөгерде,
Көннәрозая,
Төннәркыскара,
Букайсывакыт,
Йә, әйтеп кара?
Балалар: яз.
Алып баручы:Менә шушы яз көне, матур вакытта: кар сулары аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап– гөрләп яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукайның туган көне.(слайд 1)
Илдә кояш, жирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән,
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне - безнең бәйрәм!
Залда кинәт ут сүнә, тылсымлы көй яңгырый. Ут кабызгач залга күбәләк очып керә, бер малай күбәләкне куып йөри, тотмакчы була һәм тота.
Алып баручы: күбәләкне тотма, җибәр.
Малай:мин аңа зарар итмим, без уйныйбызгына. Әлләсез безне танымадыгыз?
Балалар:юк
Күбәләк: без бит Г.Тукайнын“Бала беләнкүбәләк”шигыреннән. Бүгенбезнеңяратканшагыйребезнең туган көне. Аңа 130 яшь тулган булыр иде.(2 слайд)Шунлыктан без аның һәйкәле янына, чәчәкләр куярга ашыгабыз.
Алып баручы:безне дә үзегез белән алыгыз әле. Балалар аның әсәрләрен бик яраталар.
Малай: яхшы, ләкин бер шарт белән. “Бала белән күбәләк” җырын җырлап бирсәгез.
Җыр “Бала беләнкүбәләк”
Күбәләк:сез миңа бик ошадыгыз, әфәрин! Әйдәгез безнең белән.
Балалар кулга кул тотнышып урман аланы буенча баралар.
С. Сайдашевның “Шурале” балетыннан өзек яңгырый. Залга Шүрәле керә. (агач ярыгына бармагы кысылган)
Шүрәле:“Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?”.
Алып баручы: син бит Шүрәле явызлык, начарлык эшләргә теләдең, шуңа җәзасын да алдың.
Шүрәле:син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Моннан ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңаурмандайөрергә мин үземкуштым, диеп.
Бикавыртакулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Алып баручы: балалар, Шүрәлегә булышасыгыз киләме, аны коткарабазмы?
Балалар: булышабыз, коткарабыз.
Алып баручы: моның өчен безгә Г. Тукайныңәсәрләрен белергә кирәк.
Уен “Кайсы әкияттән”
(Алып баручы слайдлар күрсәтә балалар кайсы әсәрдән икәнен әйтергә тиеш)
Слайд 3 “Су анасы”
Слайд 4“Шүрәле”
Слайд 5“Кәҗә һәм сарык”
Слайд 6 “Бала белән күбәләк”
Слайд 7“Кызыклышәкерт”
Шүрәле: Рәхмәт, миңа хәзер бик күңелсез түгел, ләкин бармаклар барыбер авырта бит. Бәлки бергәләп уйнап алырбыз?
Уен “Яшел яулык”
Шүрале:миңа сезнең белән бик күңелле. Ә сез кая барасыз?
Алып баручы:Г.Тукайның һәйкәле янына барабыз, бүген бит аның туган көне.
Шүрале: мине дә үзегез белән алыгыз, зинһар өчен.Миндә шулай ук аның әкият герое.
Алып баручы:Шүрәлене үзебез белән алабызмы?
Балалар: алабыз.
(бергәләшеп урман аланыннан баралар)Көй яңгырый.Кулына алтын тарак тоткан малай йөгереп керә, аның артыннан Су анасы йөгерә.
Су анасы: Качма, качма! Тукта! Тукта! и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак.
(Малай түгәрәк буенча йөгереп йөри, су анасы аны куа, 2 түгәрәк әйләнеп йөргәч таракны алып баручыга бирә)
Алыпбаручы:Малайнысининдегафуит.
Мә сиңа тарак.
Ул алды бик зур сабак.
Малай:Гафуит мине! Мин беркайчан да кеше әйберенә тимәм.
Су анасы: Урлашу бит яхшы гадәт түгел. Балалар, шуны белегез.
Алып баручы: су анасы белән аңлаштык, дуслаштык. Әйдәгез балаларның шигырь укуларын тыңлап китик.
5 бала “Кызыклы шәкерт” шигыре
6 бала“Шаян песи” шигыре.
Су анасы:әй, әфәрин! Сез мине шатландырдыгыз. Әйдәгез, минем алтын тарагым белән уйнап алыйк.
“Тарак белән уен”(балалар түгәрәккә басалар һәм таракны бер-берсенә бирәләр, кемдә туктый җәза ала).
Алтын тарак тиз-тиз әйдә,
Кулдан кулга күч әле.
Алтын тарак кемдә кала,
Шул хәзер җәза ала.
Су анасы:рәхмәт, балалар! Сезнең белән бик күңелле, кызык. Ә сез кая барасыз?
Алып баручы: Г.Тукайның һәйкәле янына барабыз, бүген бит аның туган көне.
Су анасы: мине дә үзегез белән алыгыз, зинһар өчен.Миндә шулай ук аның әкият герое.
Алып баручы:Су анасын үзебез белән алабызмы?
Балалар: алабыз.
(Балалар юлны дәвам итәләр.Урман аланыннан чыгалар һәм Г. Тукай һәйкәле янына киләләр) (8слайд күрсәтелә)
Алып баручы:Менә без бөек шагыйребез Г. Тукай һәйкәле янынакилдек.Монда өлкәннәр дә, балалар да җыела. Алар шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар, чәчәкләр куялар.
(көй яңгырый залга Кәҗә белән Сарык йөгереп керәләр)
Кәҗә:ахрысы без соңга калдык. Бәйрәм бездән башка гына узган.
Сарык:минем шигырьләр, җырлар тыңлыйсы килгән иде. (җылый башлый)
Алып баручы:сезнең белән нәрсә булды, ни өчен бәйрәмгә соңга калдыгыз? Кәҗә белән Сарык:Ә сез белмисез мени?
Алып баручы:юк. Бәлки балалар ярдәм итәр. Кәҗә белән Сарыкка бәйрәмгә килергә нәрсә комачаулады?
Балалар җавабы.
Алып баручы:әфәрин, балалар.
Алып баручы: Ә сез кунаклар, борчылмагыз. Сезнең өчен шигырьләр, җырлар бар әле.
7 бала“Гали белән кәҗә” шигыре
8 бала“Безнең гаилә” шигыре
9 бала “Бишек җыры” җырлый
Алып баручы:бәйрәмебез ахырына якынлашты.
Шүрале: мин оныта язганмын, минем кулны кыстырган бүрәнә гади түгел, ә тылсымлы. (бүрәнәне ачалар, анда балаларга күчтәнәчләр әкият- китаплар)
Алып баручы: Бәйрәм ахырында Г. Тукай иҗат иткән “Туган тел” җырын баргәләп башкарыйк.
Җыр «Туган тел»
Кулланылган әдәбият
1. Закирова К.В. Балачак – уйнап-көлепүсәрчак. – Казан, 2012.
2. Закирова К.В. Уйный-уйныйүсәбез. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
3. Зарипова З.М., Гәрәева Г.Г., Гыйләҗева Р.Г. Балачакбәйрәмнәре. – Чаллы, 1994 .
4. Мәктәпкәчә тәрбия. Балаларнымилли-мәдәнирухтатәрбияләү. – Казан, 1998.
5. Тукай Г.Бәхетле бала: балаларөченшигырьләр, поэмалар, автобиографик повесть, мәсәлләр. – Казан, Татарстан китапнəшрияты, 2011. – 216 б.
6. Тукай Г. Забавный ученик. – Казань: Тат. книж. издат., 1983.
7. Тукай Г. Кончил дело – гуляй смело. – Казань: Тат. книж. издат., 1986.
8. Тукай Г. Шүрәле: әкият-поэма.– Казан, Татарстан китапнəшрияты, 2009. –32 б.
9. Хәзрәтова Ф.В. Туган телдә сөйләшәбез. – Казан, 2012.
10. Шаехова Р. К. Организация предшкольного образования детей старшего дошкольного возраста. – Казань, 2007 г.
11. Шаехова Р. К. Программа предшкольного образования. – Казань, 2006 г.
Иллюстрации к слайдам:
diary-culture.ru - “Кәҗәбелән сарык” әкиятеннән рәсеме
www.tatar-inform.ru - “Бала белән күбәләк” шигыреннән рәсеме
imgplusdb.com – “Кызыклы шәкерт” шигыреннән рәсеме
www.gumilev-center.ru – “Шүрәле” әкиятеннән рәсеме
imgplusdb.com – “Су анасы” әкиятеннән рәсеме
buyneopoints.org – Г.Тукай портреты
imgplusdb.com – Яр Чаллыда Г.Тукай Һәйкәле